Универсиада Уты йолдызлар кабынгач сүнде
18 июляXXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының ябылу тантанасында Утны сүндерү
Татарстан башкаласы чираттагы тапкыр дзюдо буенча зур спорт ярышларын кабул итәргә әзерләнә. 2011 елда зурлар арасында Россия чемпионатын һәм 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздырганнан соң Казан дзюдо буенча 1998-2000 нче елгы егет-кызлар арасында Россия беренчелеге финалын уздыра.
26 декабрьдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре - Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган истәлекле медальләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Миланда узды. 2013 елгы Универсиада турындагы фильм “Олимпия кыйммәтләре” номинациясендә җиңде һәм Олимпия уты эстафетасы турындагы "Пламя, которое согревает наши сердца" һәм парлы фигуралы шуу чемпионнары турында сөйләүче "Пара номер один. Больше чем любовь" дигән Россия картиналарын артта калдырды.
2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы турында сөйләүче “Ты – это мир” фильмы бу көннәрдә (3-8 декабрьдә) Миланда узучы Спорт киносы һәм телевидение халыкара фестиваленең төп призына номинацияләнгән. Картина фестиваль башланыр алдыннан күрсәтелгән, фестиваль нәтиҗәләре исә иртәгә ябылу тантанасында игълан ителәчәк.
WorldSkills Competition-2019 дөнья чемпионатын Казанда уздыруның эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын уздыруга төп заявка китабы итәргә тәкъдим ителүче концепциясен Санкт-Петербургта тәкъдим иттеләр. Биредә 27 ноябрьдән 29ына кадәр “WorldSkills Russia” профессиональ берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзының Генераль ассамблеясы узды.