2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2013 елгы Универсиада турында

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада тарихы әле 2013 елның 6 июленә кадәр Уеннар старт алганчыга кадәр үк башланып китә. 2008 елның 31 маенда Брюссельдә Казанның 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын яулавы игълан ителә. Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) башкарма комитетының 27 әгъзасыннан 20 есе Казан өчен тавыш бирә.

2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада бүгенге Россия тарихында беренче Универсиада, алай гына да түгел, беренче мульти-спорт чарасы булды.

Универсиада 2013 елның 6 — 17 июль көннәрендә узды.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада миссиясе

Күпмилләтле кабатланмас мирасы булган шәһәрдә дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшь спортчыларны җыю – Казанда үтәчәк Универсиаданың миссиясе нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Россиядәге спорт традицияләрен дәвам итү, яшь буын спортчылар өчен яңа уңышларга ирешү өчен этәргеч ясау. Казанлыларның тормышын төрлерәк, кызыклырак, җайлырак итү. Безгә һәм балаларыбызга яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнү, сәламәт тормыш алып бару өчен шартлар тудыру. Россиянең дөньякүләм дәрәҗәсен арттыруга лаеклы өлеш кертү.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада символикасы

Универсиада символикасы логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт.

Универсиада логотибында латин алфавитындагы U хәрефе язылышына охшаш элементлар булырга тиеш. Бу – Халыкара студентлар спорты федерациясе үткәргән бөтен чараларның символикасында мәҗбүри булырга тиешле элемент. 2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы үткәрү елы, Россия һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең биш йолдызы формалаштыра.

Универсиада эмблемасы латин алфавитындагы U хәрефе һәм 5 континенты символлаштыручы төрле төстәге йолдызлардан тора. Шулай ук Универсиада эмблемасы Бөтендөнья студентлар уеннарының ак әләмендә дә бар. 2013 елгы Универсиада эмблемасы нигезендә – традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге. Чәчәк ул – җәй атрибуты, яшьлек һәм үсеш, бәхет-шатлык символы.

Бүген мәгънәви эчтәлеге шактый баеган милли орнамент халык иҗатында мөһим роль уйнваын дәвам итә.

Казан Универсиадасының Талисманы – Юни (Uni) кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс – Татарстан Республикасының милли символы. Ул Татарстанның гербында да урын алган.

Бөтендөнья Универсиадалары шигаре


Халыкара студентлар Уеннарының шигаре болай яңгырый: «Excellence in mind and body» - «Тән һәм рух камиллеге». Һәрбер яңа Универсиаданың оештыручылар тәкъдим иткән һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе раслаган (FISU) үз шигаре бар. 2013 елгы Универсиаданың «U are the World» шигаре ике төрле мәгънәгә ия: «Син – ул дөнья» һәм «Универсиада – үзе бер дөнья».

Бөтендөнья Универсиадалары гимны

1959 елда Туринда узган Студентларның беренче Бөтендөнья җәйге уеннарында җиңүчеләр хөрмәтенә студентлар гимнын – «Гаудемаус»ны яңгырату кабул ителә. Гимнга көйне XV гасырда ук Иоганн Окенгейм иҗат итә, тексты исә XVIII гасыр ахырында гына формалашып бетә. Студентларның халыкара уеннарын үткәрү дәверендә «Гаудемаус» FISU эмблемасы яисә уеннарның талисманы сыман ук, Универсиада символына әйләнә.

Гимн сүзләрен йөкләп алу (23 кb, .pdf)