Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе 2010 елның июлендә Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уеннары мирасы концепциясен тормышка ашыру кысаларында Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан оештырыла. Академияне Чаллыдан Казанга күчерү Россия Федерациясе спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә башкарыла.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә студентларны 2011 елда кабул итә башлый. Бүген биредә 1702 студент белем ала. Тагын 239 яшь спортчы академиянең Чаллыда урнашкан физик культура көллиятендә укый.
Академиядә укыту «физик культура», «адаптив физик культура», «туризм», «хезмәт күрсәтү», «кунакханә хезмәте» һәм «менеджмент» юнәлешләре буенча алып барыла. 2012/2013 елгы уку елында бюджет урыннары саны 405кә кадәр артты. Аларның 295е – көндезге уку бүлегендә. Биредә физик культура укытучыларын, спорт мәктәпләре тренерларын, сәламәтләндерү-физик-культура комплексы инструкторларын һәм физик культура-сәламәтләндерү һәм реабилитация үзәкләре хезмәткәрләрен, спорт менеджерларын һәм профильле ведомстволар өчен идарәчеләр, физик культура һәм спорт массакүләм чараларын оештыручыларны, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә белгечләрне әзерлиләр.
Көндезге һәм читтән торып уку формалары буенча бакалаврлар һәм магистрлар әзерләнә. Уку йортында аспирантура, докторантура һәм диссертация советы эшли.
Бүген академиядә 130 мөгаллим эшли, шул исәптән, 33 укытучы – Казаннан. Педагоглар составының 70 проценты фәнни дәрәҗәгә ия, 24е – фән докторы һәм профессор. Спорт корылмалары һәм филиалларда эшләүчеләрне дә исәпкә алып, бүген академиядә 500 дән артык кеше хезмәт куя.
Академия Россия уку йортлары арасында иң бай материаль-техник базасы белән горурлана ала.
2012-2013 елгы уку елы башыннан Идел буе академиясе 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән укыту-лаборатория корпусында (Халыкара мәгълүмат үзәге) урнашачак. Бу гаять заманча һәм техник яктан үтә дә катлаулы корылма. Бинаның гомуми мәйданы – 52 мең кв.м. Укырга
Идел буе академиясе тәкъдиме белән Россиянең бөтен 14 физик культура югары уку йорты үткән елда килешү турында меморандум имзалады. Чит ил уку йортлары белән дә килешүләр төзелгән. Алар арасында: Бөекбританиянең ике университеты (Көнчыгыш Лондон һәм Үзәк Ланкашир), Сербиянең Нови Сад шәһәре университеты, Казахстан спорт һәм туризм академиясе, Тарту университеты (Эстония) һәм Джорджия университеты (АКШ). Моннан тыш, академия Физик культура һәм спорт университеты халыкара ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы булды. Укырга
Идел буе академиясе базасында спорт резервын әзерләү буенча фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырылды. Киләчәктә аның нигезендә фәнни тикшеренү институтын төзү планлаштырыла. Заманча җиһазландырылган лабораториядә спорт генетикасы, кардиология, диетология һәм спорт туклануы өлкәсендә тикшеренүләр башкарыла, шулай ук биредә спортчылар, шул исәптән, уку йорты студентлары медицина тестлары уза. Студентларның фәнни түгәрәге дә биредә эшли. Укырга
Идел буе академиясен тәмамлаучылар арасында – танылган спортчылар: каршылыклар аша йөгерү буенча Олимпия чемпионы, академия аспиранты Гөлнара Сәмитова-Галкина; өч тапкыр Россия чемпионы, Санкт-Петербургның «Зенит» футбол командасы һөҗүмчесе Александр Бухаров; марафон буенча халыкара класслы спорт мастеры, Атланта Олимпия уеннары катнашучысы Фирая Солтанова-Жданова; йөзү буенча халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы, Афина Олимпия уеннары катнашучысы Александр Зацепин; Шэньчжэнь Универсиадасы катнашучысы, авыр атлет Геннадий Моратов; Эрзурум Универсиадасында һәм юниорлар арасында дөнья чемпионатында җиңү яулаган яшь хоккейчылар һ.б. Укырга
Академия турында тулырак мәгълүмат: www.sportacadem.ru