Универсиада алдыннан Казанның елга аръягы районнары өчен заманча Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ачылачак. Бу техниканың иң соңгы казанышлары белән җиһазланган дөнья дәрәҗәсендәге медицина үзәге булачак. Клиника шәһәрнең 4 районын берләштергән «Елга аръягы» территориясендә яшәүче 550 меңнән артык халыкны югары дәрәҗәдәге медицина хезмәте белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәге дә урнашачак.
I этап – 2011 ел Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Кабул итү-диагностикалау бүлеге |
|
---|---|
Гомуми мәйданы | 1783 кв.м |
Кулланылышка тапшыру вакыты | 2012 ел, февраль |
II этап – 2012 – 2013 еллар Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (13 клиник бүлек) |
|
Төзелеш мәйданы | 3 300 кв.м. |
Бинаның гомуми мәйданы | 33 501 кв.м. |
Төзелеш күләме | 27 610 куб. м. |
Катлар саны | 10 |
Койкаларның гомуми саны | 320 койка-урын |
Операция бүлмәләре | 10 |
Реанимация койкалары | 21 койка-урын |
Төзелешне тәмамлау вакыты | 2013 елның феврале |