Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты 27 – 31 августта Казандагы Урта Кабан күлендә урнашкан Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә узачак. Чараны оештыручылар – Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), Россия студентлар спорты союзы һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе». Чемпионатта шәхси һәм команда дисциплиналарында 24 комплект медаль уйнатылачак. Турнирда 300 ләп спортчы, 100ләп теренер, 47 хөкемдар катнашыр, дип көтелә.