«Азия балалары» Уеннары үсмерләр арасында спорт форумнарын һәм Олимпия Уеннарын хәтерләтә. Аерма — масштаблары гына берникадәр кечерәк. «Азия балалары» — балалар спортын үстерү, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, Олимпия хәрәкәте идеяләрен пропагандалау, бөтен Җир шарында дуслык һәм тынычлыкны ныгыту эшендә илләрне берләштерүче чара.