2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Инфраструктура

Юл-транспорт инфраструктурасы

«Казан» халыкара аэропортын 2013 елгы җәйге Универсиаданың һава капкалары дип атасаң да була.

Бүгенге көндә «Казан» халыкара аэропортында масштаблы төзекләндерү эшләре алып барыла. Казан аэропортында бөтен төр очкычларны да кабул итү мөмкинлеге булачак. Бер ел эчендә аэропорт 2,2 миллион кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Пассажирлар өчен уңайлылык һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе күтәреләчәк.

Укырга

Казан метрополитены

Казан метрополитены – заманча, популяр һәм үтемле транспорт төре. Метро шулай ук бик уңайлы һәм тиз йөрешле җәмәгать транспорты. Россиядә ул иң куркынычсыз транспорт төре, дип санала.

Казан метросының беренче линиясе 10,32 чакрым озынлыкта. Линиядә 7 станция урнашкан: «Җиңү Проспекты», «Таулар», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Тукай мәйданы», «Кремль» и «Кәҗә бистәсе». Тагын өч станциядә төзелеш эшләре бара. Алар Универсиадага кадәр кулланылышка тапшырылырга тиеш.

Укырга

Урам–юл челтәре

2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыручылар алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – Универсиада кунаклары, катнашучыларга шәһәргә килү һәм шәһәр буенча йөрү өчен уңайлы шартлар булдыру.

Укырга

Универсиада корылмалары

2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрү өчен бик күп спорт һәм спорт өчен булмаган корылмалар кулланылачак.

Спортчыларның тренировкалары һәм ярышлар 49 спорт корылмасында үтәчәк. Аларның 30 Универсиада өчен махсус төзелгән.

Укырга

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе

Универсиада алдыннан Казанның елга аръягы районнары өчен заманча Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ачылачак. Бу техниканың иң соңгы казанышлары белән җиһазланган дөнья дәрәҗәсендәге медицина үзәге булачак. Клиника шәһәрнең 4 районын берләштергән «Елга аръягы» территориясендә яшәүче 550 меңнән артык халыкны югары дәрәҗәдәге медицина хезмәте белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Укырга