2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

ISEM 2013

ISEM 2013 — зур спорт чараларын оештыру өлкәсендә абруйлы белгечләрне берләштергән, ел саен уздырыла торган халыкара конференция ул.

ISEM премиясе спорт менеджменты өлкәсендә өстенлек өчен ел саен бирелә торган бердәнбер халыкара премия. 2013 елда ул җиденче тапкыр тапшырылды. Премия спорт вакыйгаларын оештыру индустриясендәге әйдәп баручыларга эре халыкара спорт чараларына хезмәт күрсәтүдә сыйфат, югары күрсәткечләр һәм уңышлар өчен тапшырыла. 2013 елгы номинатлар арасында – FIFA футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, UEFA чемпионнар лигасы, Зур шлем сериясеннән турнирлар (Уимблдон, Бөекбритания) һәм Дэвис кубогы, Катардагы һәм Дубайдагы теннис турнирлары, фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты, Уэмбли стадионы менеджменты һәм башка танылган спорт проектлары. 2013 командасы партнерлар белән берлектә мактаулы халыкара спорт бүләген алу өчен конкурста финалга чыкты.

2013 елның 6 ноябрендә Лондонда ISEM премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Дөньякүләм экспертлар Татарстан башкаласын һәм Россиянең спорт башкаласы Казанны, Дубай, Лондон һәм Оклэнд белән рәттән, халыкара спорт чараларын уздыру өчен бик уңышлы урын дип таныдылар һәм «Highly recommended sport city» номинациясендә бүләк тапшырдылар. Шул рәвешле, Казан дөньядагы дөньякүләм спорт башкаласы булу потенциалы булган дүрт шәһәр исемлегенә керде. ISEM премиясенең экспертлар советын бу карарга килергә Казанның 2013 елның июлендә студентлар спорты тарихында иң яхшы Бөтендөнья җәйге Универсиада уздыруы этәрде.

Казандагы Уеннарны оештыручылар берюлы дүрт номинациядә финалга чыкты: «Чара образы» ( «Лориен-Имидж» агентлыгы), «Спонсорлар белән иң яхшы хезмәттәшлек» ( PricawaterhouseCoopers компаниясе), «Иң яхшы технологик карар» (Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге), «Иң инновацион вакыйга» (2013 елгы Универсиада).