2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Каноэчы Петров Универсиада медале турында күптән хыялланганын белдерде

Казан Универсиадасында 500 метрга дүрт ишкәкле көймәдә йөзүдә алтын медаль яулаган Россия каноэчысы Павел Петров, студентлар уеннары кебек шундый зур ярышларда катнашып бүләк алу турында хыялланганын әйтте. Павел Петров, Кирилл Шамшурин, Михаил Павлов һәм Алексей Бовдурец 1 минут та 38,565 секундта үтеп, әйбәт нәтиҗә күрсәтте.

Big_224491120130715-32434-fre888

Универсиада.Байдарка һәм каноэда ишү. Ир-атлар. Каноэ дүртәү. 500 м.Бүләкләү тантанасы © РИА Новости/Рамил Ситдиков

 Икенче урынны  Украина командасы (1.38,868) яулады. Призлы урыннар өчлеген   Үзбәкстан (1.39,251 секунд) йомгаклады . “Универсиада бүләкләре минем өчен хыял иде. Универсиада кебек ярышлар турында телевизордан гына күреп  һәм күптән хыялланып йөргәндә аның үзендә булу , әле ишү ярышын да прогаммага кертеп куйдылар, медаль яулау – бу искиткеч”,-  диде Петров.

 "Җитмәсә Уеннар үз өеңдә үтә. Мин бик тә Универсиада алтын медале белән горурланам. Мин аны элек үземдә булган Европа чемпионаты алтыны, дөнья чемпионатлары медальләреннән өстен куям. Бу минем иң зур казанышым”, - дип өстәде ул.

Россия ишкәкчесе сүзләренә караганда  аның экипажы дистанциянең беренче яртысын үтәргә  планлаштыра һәм көчләрне бераз саклап, финишка көчле омтылыш ясый. “Тактика үзен аклады. Соңгы метрларда  украиннар, билгеле, безне “ашый” башлады. Баштан ара ермасы бик зур иде. Көндәшләр бик нык кысты. Тик без бирешмәдек, мондый фораны кире кайтару җиңел түгел. Экипаж безнең нык, ахыргача тора алдык. Барысы да идеаль булды дип әйтеп булмый. 90 процент ныклап эшләдек, шул безгә җиңү китерде”,- дип тәмамлады Петров.

                                                                                                                                   

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел