2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү. Ярыш нәтиҗәләре

15 июльдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарының байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча ярышлар тәмамланды. Әлеге спорт төрендә барлыгы 24 комплект медаль өчен көрәш барды.

Big_224263820130714-11369-ochugu

1000 метрга байдаркаларда ялгыз ишү Португалия спортчысы Фернандо Пиментаның җиңүе белән тәмамланды. Көмеш медаль – бразилияле Алех Юрениюга, ә бронза медальгә Польша спортчысы Рафаль Росольскига эләкте.

Шул ук дистанциягә каноэларда ялгыз ишүдә Венгрия спортчысы Тамас Кисса җиңү яулады. Икенче урында – Казахстан спортчысы Сергей Емельянов, өченчедә – Россия ишүчесе Илья Штокалов.

Big_224397220130715-16354-tmr9q8

Ике ишкәкле байдаркаларда 1000 метрлык дистанцияне беренче булып Польшадан килгән дуэт узды. Россия спортчылары Виталий Юрченко белән Василий Погребан икенче урында. Бронзага исә Венгрия дуэты ия булды.

Ике ишкәкле каноэларда шул ук дистанциягә узышта Россия спортчылары – беренче, Чехия дуэты – икенче, ә Польша вәкилләре – өченче.

1000 метрга  дүрт ишкәкле байдаркаларда узыш Россия спортчылары җиңүе белән тәмамланды. Венгрия белән Белоруссия – икенче-өченче урыннарды.

Big_224476620130715-9798-ow5nez

Дүрт ишкәкле каноэлардагы ярыш исә Украина вәкилләренә алтын медаль китерде. Россия – икенче урында, ә Польша җыелмасы – өченчедә.

Бер ишкәкле байдаркаларда 200 метрга кызлар ярышында беренче урынны Россиядән Наталья Подольская яулады. Көмеш медаль Белоруссиядән Маргарита Тишкевичка эләксә, өченче урында - Николина Молдован (Сербия). Шул ук төрдә егетләр узышында финишка беренче булып Литвадан Игнас Навакаускас килеп җитте. Италияле Манфреди Ризза – икенче, Россия спортчысы Олег Харитонов өченче урында.

Бер ишкәкле 500 метр дистанциядә җиңүче булып португалияле Фернандо Пимента танылды. Германия спортчысы Мартин Шуберт – икенчедә, өченче урында – Россия ишкәкчесе Виктор Андрюшкин. Кызлар арасында байдарка узышларына 500 метрны беренче булып Марина Литвинчук үтте, көмеш медальне польшалы Эдита Дженижевска, бронза медальне сербияле Милика Старовик яулады.

Big_224490220130715-14231-1leym3i

Универсиада. Байдарка һәм каноэларда ишү. Ир-атлар. Дүрт ишкәкле каноэ. 500 м. Бүләкләү тантанасы © РИА Новости/Рамиль Ситдиков

200 метрга  ике ишкәкле байдаркаларда узышуда бәхет Россия егетләренә елмайды. Словакия белән Польша дуэтлары – икенче-өченче урында. Кызлар арасында исә әлеге категориядә Белоруссия спортчылары алтын медаль яулады. Сербия кызлары – икенче, Россия вәкилләре – өченче урында.

Ике ишкәкле байдаркаларда 500 метрны беренче булып Белоруссия егетләре уздылар. Польшадан килгән дуэт – икенче, россиялеләр – өченче. Гүзәл затлар арасында исә җиңүяе булып янә Белоруссия кызлары калышты. Алардан калышып, Россия һәм Сербия вәкилләре икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Дүрт ишкәкле байдаркаларда 200 метрга егетләр арасындагы узыш Россия спортчылары файдасына тәмамланды. Украина – икенче, Польша – өченче. Кызлар арасында шул ук категориядә Белоруссия спортчылары җиңү яулады. Алардан азга гына калышып, Россия – икенче, Испания җыелмасы өченче урыннарны яулады.

Шул сандагы экипажларның 500 метрга егетләр арасындагы узышта бәхет Россия спортчыларына елмайды. Икенче урында – Белоруссия, өченче урында – Польша спортчылары. Кызлар арасында исә Россия дүртлегенә тиңнәр табылмады. Икенче урынны Украина вәкиллре яуласа, өченче баскычта Үзбәкстан спортчылары урнашты.

Латвиядән Евгений Суклини 200 метрга каноэда ялгыз ишүчеләр арасында җиңү яулады. Россияле Андрей Крайтор белән белоруссияле Артем Козырь пьедесталның икенче һәм өченче баскычларында урнашты.

Дүрт ишкәкле каноэларда исә 500 метрлык араны беренче булып узып, россия җыелмасы алтын медаль яулады. Икенче урында – Украина, өченчедә – Үзбәкстан.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты