2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзүче Андрееваның Универсиадада җиңүдән соң хисләре ташый

Россия йөзүчесе Виктория Андреева Универсиадада куелган рекордтан һәм көтеп алынган җиңүдән соң уңай эмоцияләрдән рәхәтлек кичерүе турында белдерде.

Big_224528820130715-29914-l7qsv4

Универсиада. 10нчы көн. Йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Андреева ирекле стильдә 200 метрга йөзү буенча Универсиада алтыны алды. Көмеш медаль икенче бер Россия спортчысы  Вероника  Поповада. Җиңүче дистанцияне 1 минут 57,31 секундта үтте. Әлеге күрсәткеч  Универсиада рекорды булды.

"Комплекс һәм эстафетадан соң беренчел раундта йөзү авыр булды, - диде Андреева. – Әмма бүген миңа йөзү бик җиңел бирелде. Шуның өстенә, мин әле Универсиада рекорды да куйдым. Хисләремне кая куярга белмим ". Универсиаданы оештыру дәрәҗәсе турында сорауга агентлык әңгәмәдәше болай җавап бирде: "Универсиада авылында шулкадәр катгый контрольдән канәгать түгелмен. Үзең белән су, кайбер ризыкларны алып керергә ярамый. Олимпиадада да алай булмады".

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел