2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү. Ярышлар көне анонсы

16 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында җиденче ярыш көне бара. Ярышлар Су спорты сараенда үткәрелә

16 июльдә йөзү ярышларында 200 м баттерфляй, 400 м ирекле стиль белән, 4х100 м катнаш эстафета һәм 50 м брасс белән кызлар арасында, 400 м катнаш һәм 4х100 катнаш эстафета егетләр арасында, шулай ук 50 м ирекле стильдә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча финаллар булачак.

Йөзү ярышларында 73 илдән барлыгы 708 спортчы катнаша. Йөзү программасында барлыгы 42 комлект медальләр уйнатылачак.

Исегезгә төшерәбез, 15 июль көнне 2013 ел Универсиада Уеннарында йөзүчеләр 7 комплект медальләр уйнаттылар:  200 һәм 800 м ирекле стиль белән, 50 м аркада кызар арасында, ә ярыш көнен 4х200 м ирекле стильдә егетләр арасында эстафета төгәлләде.

Егетләр арасында 100 м баттерфляй йөзүендә беренче һәм икенче урыннарны Польшадан Павел Корженевски һәм Белоруссиядән Евгений Цуркин алды. Россия спортчысы Евгений Коптелов өченче урында.

50 м брасс белән йөзүдә алтын медальгә Көньяк Африка Республикасыннан Глиулио Андреа Зорзи лаек булды. Италия спортчысы Андреа Тониато икенче, ә Россиядән Владимир Морозов – өченче.

Егетләр арасында 4х200 ирекле стиль белән эстафетада алтын медальне Россия командасы алды (Данила Изотов, Никита Лобинцев, Артём Лобузов, Александр Сухоруков). АКШ спортчылары икенче урында (Майкл Уэйс, Майкл Винальда, Остин Сурнофф, Мэтью Барбер), ә бронза медальләр Австралиягә китәчәк (Райан Наполеон, Джастин Джеймс, Джордж Обриен, Шэйн Эсбари).

200 м аркада йөзү буенча егетләр арасында АКШ спортчысы Джон Конгер иң җитезе булып чыкты, көмеш медаль Япониядән Юки Сираида. Бронза медаль шулай ук АКШтан Джейкоб Пеблига булды.

Кызлар арасында 200 м ирекле стиль белән йөзүдә Россия чемпионы Виктория Андреева алтын медальгә лаек булды, Россиядән тагын бер спортчы Вероника Попова икенче урында, ә Бөекбритания спортчысы Кэйтлин Мак Клэтчи – өченче.

Кызлар арасында 800 м ирекле стиль белән йөзүдә Италия спортчысы Мартина де Мемме беренче булды. АКШ кызлары Стефани Пикок һәм Эшли Стинвурден икенче һәм өченче урыннарда.

Кызлар арасында соңгы дисциплина булган 50 м аркада йөзү буенча Россия спортчысы Анастасия Зуева иң җитезе булды, Белоруссиядән Александра Герасименя икенче килде, ә Австралиядән Мэдисон Уилсон – өченче.

Йөзү ярышлары 2013 елгы Универсиада Уеннарында 10–17 июль көннәрендә бара.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты