2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Наполеон Универсиадада үзенең җыелмасы өчен чыгыш ясавы белән горурлана

Австралия йөзүчесе Райан Наполеон үзенең Казандагы Универсиадада чыгыш ясавы белән горурлануын белдерде.

Big_223020120130710-24110-1ju16mb

Дүшәмбе көнне,  ир-егетләр арасында узган  4х200 метр эстафетасында бронза медальне студентлар Уеннарында  катнашучы  Наполеон яулады.  Алдарак  Наполеон кроль белән 400 метрга йөзүдә беренче алтынын яулаган иде.  “Турнир башланганда мин әле формада түгел идем.  Әле яңа гына җилкә җәрәхәтем төзәлеп килә.  Турнир бик җитди, моның кадәр авыр булыр дип уйламаган идем. Бу ике медальне яулавым белән бик горурланам”, диде спортчы “Р-Спорт” агентлыгына.

Эстафета ярышын килгәндә, Наполеон россиялеләргә Барселонада узачак Дөнья чемпионатында австралиялеләр белән ярышу авыр булачагын әйтте. “Без төп көндәшләр түгел, чөнки командабыз  әле яңа гына олылар  дәрәҗәсендә чыгыш ясарга җыенган яшь егетләрдән тора.  Барселонада россиялеләр өчен көрәш  җиңел  булмаячак. Һәрхәлдә без, австралиялеләр аларга биреләчәкбез”, -дип өстәде Наполеон. “Без Ябу тантанасына кадәр монда булачакбыз. Ачылу тантанасын карый  алмадык, шуңа бик нык кәефебез кырылды”, дип нәтиҗә ясады Наполеон.

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел