2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиялеләр Универсиаданың комплекслы 4х100 м эстафетасында финалга чыкты

Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы комплекслы 4х100 м йөзү эстафетасында финалга чыкты.

Сайлап алу ярышларында алар тиешле араны 4 минут 4,46 секунд вакыт белән үттеләр. Бу күрсәткеч аларны Канада командасыннан 2,77 секундка, Австралия командасыннан 2,95 секундка өстен чыгарды. 

Җиңүчеләргә медальләр сишәмбе көнне тапшырылачак.

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел