2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сабрина Сантамария: «Минем алтын медаль отасым килгән иде»

Сабрина Сантамария (АКШ) хатын-кызлар теннис турниры финалында 6:2, 7:5 исәбе белән япон теннисчысы Сати Исидзуга җиңелде.

Big_224584120130716-19781-1rn5i4g

Җиңелгәннән соң, америкалы күз яшьләрен тыя алмады.

"Минем бик тә алтын медаль отасым килгән иде. Соңгы сетта көндәшемне куып җитәрмен, дип уйладым. Шулай да, Казанда үткәргән һәр мизгелемнән мин канәгать. Яңа дуслар белән таныштым. Шәһәр урамнарын гизәдем, Кремльдә булдым, татар халкы белән таныштым", - диде Сабрина.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты