2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дементьева: Әгәр Универсиада АКШта үткән булса, Америка җыелмасы көчлерәк булган булыр иде

Әгәр Универсиада АКШта үткән булса, әлеге илнең җыелмасы иң көчле команданы куйган булыр һәм медальләр өчен бәйгедә россиялеләр Казандагы ярышларда ничек аерылып торса, алар да шулай итү өчен омтылырлар иде дип белдерде теннис буенча 2008 елгы олимпия чемпионы Елене Дементьева.

Big_224469020130715-5303-n3hbq8

Универсиада. 10нчы көн. Теннис © РИА Новости/Алексей Куденко

Россия җыелмасы бүләкләр саны буенча, шул исәптән алтын медальләр буенча да, Универсиада рекордын куйды. Команда исәбендә - 136 югары дәрәҗәдәге бүләк. “Ә башкаларга иң яхшы составларда килергә кем комачаулады соң?" – дип җавап бирде Дементьева “Р-Спорт” агентлыгына, "Россия җыелмасының яулап алынган медальләр саны буенча башка командалардан аермасы артык зур түгелме соң?" - дигән сорауга. "Әлеге ярышлар Кытайда үткән чакта, ышаныгыз миңа, кытайлылар үзләренең бу аермасына сөенеп туя алмадылар, һәм, әгәр дә Универсиада Америкада үткән булса, шикләнмәгез, аның өчен иң яхшы спортчылар чыгыш ясаган булыр иде”. “Универсиадага иң көчле спортчыларны кую – бу нормаль һәм дөрес  күренеш”, - дип ассызыклады ул. Универсиада уеннарында ялгыз уенчылар сеткасында танылган теннисчыларның  булмавын спорт сәбәпләре аркасында түгел, ә бәлки дөньяда җәйге чорда бик күп турнирлар үтүе белән бәйле.

“Ә бит Катя Макарова, Настя Павлюченкова һәм Андрей Кузнецов баштан ук “ялгыз уенчылар” турнирында чыгыш ясарга тиеш иде, әмма кемдер Уимблдонда җәрәхәт алды, кемдер US Open алдыннан серияләргә әзерләнде, - дип дәвам итте Дементьева. – Сез мине Универсиада финалында күз алдына китерә алмыйсызмы? Үз вакытында мин Мәскәүдә үткән яшүсмерләр Олимпия уеннарында катнаштым һәм җиңдем”. Дементьеваның әйтүенә караганда, әгәр аның карьерасы чорында Универсиада Россиядә үткәрелгән булса, ул анда “йөз процентка һәм канәгатьләнү белән уйнаган булыр иде”. “Әлеге турнир студентлар спортына кирәк. Ә инде ул студентлар спортына кирәк икән, димәк, гомумән спортка да кирәк дигән сүз. Бирегә безнең көчле теннисчыларыбыз килде һәм алар студентлар хәрәкәтен яклады – бу инде зур плюс. Универсиада үткәрүче ил җиңәр өчен җитди состав белән чыгыш ясарга тиеш”, дип ассызыклады үзенең сүзен дөньяның элекке өченче ракеткасы.

"Р-Спорт", 16 июль 2013 ел