Мадагаскар теннисчысы Анцо Ракотондраманга теннис буенча ир-егетләр ярышының финал очрашуында кореяле Лим Ен Гюнга оттыргач, Универсиада аның профессиональ карьерасының башы дип белдерде һәм медальдән тыш Казаннан нәрсә алып китәчәген бәян итте.
- Әлеге финал минем карьерамның чиге түгел, ә профессиональ уңышларымның башы гына. Әйбәтрәк уйный башлармын дип уйныйм, алтын яуларга комачаулаган ялгышлар өстендә эшләячәкмен. Миндә бары бер өмет һәм бер теләк кенә бар – җиңәргә!
Казанда булып мин сувенир рәтләрендә Россиянең борынгы курчагын сатып алдым, ләкин гел аның исемен онытам. Әйе,әйе, матрешка. Хәзер минем шулай ук каты эчемлекләр өчен кечкенә генә бокальчик та бар – рюмка. Мадагаскарда мондыйлар юк, шуңа истәлеккә алдым. Һәм әлбәттә, сөйгән кызыма бүләкләр алып кайтам.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты