2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия теннистчы кызлары Универсиадада командалы зачетта икенче булдылар

Казан Универсиадасында Россия теннистчы кызлары командалы зачетта икенче урынны яуладылар.

Big_224686620130716-12594-1govp5u

Универсиада. 11нче көн. Теннис © РИА Новости/Алексей Куденко

Россиялеләр Япония җыелмасына гына (170) җиңелеп,  80 очко җыйдылар. Америка кызлары (70) өченче булды, дип хәбәр итә  "Р-Спорт". Россиялеләр Анастасия Павлюченкова һәм Елена Веснина   хатын-кызлар парлы разрядында алтынга ия булды, японлы Сати Исидзу   ялгыз разрядта җиңү яулады.Финалда ул америкалы Сабрина Сантамарияне җиңгән иде.  Япониянең тагын бер вәкиле Хироко Кувата бронзага лаекбулды. Россия теннисчылары өченче урында. Константин Кравчук һәм Виктор Балуда  парлы разрядта ” көмеш”ле булды.Шулай ук Кравчук ялгыз разрядта бронза алды. Җиңү -  Көньяк Кореяда, Тайвань җыелмасы икенче урынга чыкты.

«Р-Спорт», 21 июль 2013 ел