2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиянең классик төр көрәшчесе Никита Мельников Универсиада алтын медален яулады

Россияле Никита Мельников 96 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында грек-рим көрәше буенча Универсиада алтын медален яулады.

Big_224676920130716-29308-15ez0wz

Универсиада.10нче көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов

Финал көрәше вакытында Мельников 8:0 исәбе белән вакытыннан алда әрмән көрәшчесе Артур Алексаняннан өстен чыкты, җиңү өчен аңа 2 минут та 57 секунд вакыт җитте. Бронза медальләр грузин Михаил Кажайга һәм иранлы Мәһди Алиярифейзабадига эләкте, дип хәбәр итте “Р-Спорт”. 

«Р-Спорт», 8 июль 2013 ел