2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Веснина тай-брейкта Кузнецовка җиңәбез дип әйткән

Андрей Кузнецов белән берлектә Универсиаданың теннис буенча катнаш парлар бәйгесендә җиңгән Россия теннисчысы Елена Веснина финал матчының иң авыр моментларында да җиңүгә ышанычын югалтмавы хакында белдерде.

Хәлиткеч очрашуда Россия спортчылары Япониядән Сота Тагава белән Хироко Куватаны өч сетта җиңүгә иреште – 6:4, 3:6, 12:10.

"Тай-брейкта безгә тешләрне кысып түзәргә туры килде, әмма 2:4 исәбе вакытында да мин Андрейга әйттем: “Минем тәҗрибәмә ышан, без әлеге микстны отачакбыз. Мин моны күрәм, сизәм һәм бары бераз тырышыбрак уйнап алырга кирәк”, - дип белдерде Веснина "Р-спорт" агентлыгына.

"7:9 исәбе вакытында тупны тотарга хәбәр итмичә генә йөгердем, гәрчә гадәттә без теге яки бу эпизодта нишләячәгебез турында хәбәрләшебез”, - дип аңлатты ул матчны бер эпизодына шәрехләмә биреп. Алданрак Веснина Анастасия Павлюченкова белән Универсиаданың парлы разрядында ди җиңү яулаган иде.

 

«Р-Спорт», 27 июль 2013 ел