2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Веснина: “ Россия парының лидеры Кузнецов булды”

Универсиадада микстта ярышларны откан Россия теннисчылары Елена Веснина/Андрей Кузнецов парында лидер Кузнецов булды, дип әйтте Веснина журналистларга.

Big_224656220130716-17221-17vgfec

Универсиада. 11нче көн. Теннис © РИА Новости/Владимир Астапкович

Хәлиткеч очрашуда россиялеләр  япон пары Сота Тагава/Хироко Куватаны өч сетта 6:4, 3:6, 12:10 исәбе белән җиңделәр.

“Ир-ат буларак, аннан күп нәрсә бәйле иде: аның бәрүеннән, ятьмә янында тотып калуларыннан. Миңа килгәндә исә, мин киңәш бирә алам, әйтеп җибәрә алам, әмма “юрганны” безнең беребез дә үзенә генә тартмый”, - диде Веснина "Р-Спорт" агентлыгына. “Японнар икесе дә бик кызып уйнадылар,”- дип аңлатты спортчы очрашу барышын. – Хироко бик көчле түгел, әмма ул тигез  уйный, ә Тагава үзенең уңышлы хәрәкәтләре белән ятмә янында безнең өчен шактый ук күңелсезлекләр тудырды. Матч буе ул безне куркытып торды, ул шактый югары дәрәҗәдәге теннис уенын күрсәтте”.

Элегрәк Веснина Анастасия Павлюченкова белән бергә парлы разрядта Универсиада алтынын отты.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел