2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Теннис. Турнир нәтиҗәләре

16 июльдә Казанда үтүче XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында теннис буенча турнирлар төгәлләнде.

Универсиаданың алтын медален хатын-кызларның парлы төркемендә Анастасия Павлюченкова һәм Елена Веснина (Россия), көмеш медален Таиланд спортчылары Ноппаван Лертчевакарн/Варатчауа Вонгтаенча, бронза медальләрен Белоруссиядән (Дарья Лебешева/Полина Пехова) һәм Польшадан (Барбара Собацкевич/Сильвия Загорска) яуладылар.

Ирләрнең парлы төркемендә Китай Тайбиеннән Хсин-Хан Ли/Хсин-Ян Пенг алтын медаль яулады. Россиялеләр Виктор Балуды һәм Константин Кравчук - көмеш, белорусслар Александр Бурый/Андрей Василевский һәм кореялеләр Еннгкуй Лим/Сангво Но бронза медальләр алды.

Ялгыз төркемдә ирләр арасында алтын медальгә - Корея теннисчысы Лим Ен Гю, ә көмеш медальгә   Анцо Ракотондраманг (Мадагаскар) ия булды. Россиялеләр Константин Кравчук һәм француз Максим Кинкено бронза медаль алды.    

Ялгыз төркемдә хатын-кызлар арасында беренче урынга - япон теннисчысы Сати Исидзу, икенче урынга - америкалы Сабрина Сантамария, ә өченче урынга Хироко Кувата (Япония) һәм Катерина Ванкова (Чехия) лаек булды.

Катнаш парлар арасында җиңүгә россиялеләр Андрей Кузнецов/Елена Веснина иреште. Япония спортчылары Шота Тагава һәм Хирока Кувата көмеш медаль яулады. Бронза медальгә Швейцариядән (Патрика Оливер Эйченнберг/Лиса Сабиони) һәм Китай Тайбиеннан (Хсин-Хань Лэ/Хуа-Чэн Лэ) лаек булды.

Хатын-кызларның команда зачетында Япония җыелма командасы, 170 очко җыеп, җиңү яулады. Икенче урынга 80 очко белән Россия теннисчылары чыкты, Өченче урында - 70 очко белән АКШ спортчылары.   

Ирләрнең команда зачетында лидерлык Көньяк Корея теннисчыларында (150 очко). Икенче урынга - Китай Тайбие җыелма командасы (90), ә өченче урынга 80 очко белән Россия җыелма командасы лаек булды. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты