2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиянең классик көрәшчесе Иван Куйлаков Универсиадада җиңү яулады

Россияле Иван Куйлаков грек-рим көрәшендә 60 кг га кадәр авырлык үлчәмендә финал бәйгесен җиңеп, Казан Универсиадасы чемпионы булды.

Big_224674720130716-12227-1nze4ts

Универсиада.10нчы көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов

Новосибирск вәкиле турнирның хәлиткеч бәйгесендә 2013 елгы Европа чемпионатының бронза медале иясе — азәрбайҗан Камран Маммадов белән очрашты. Бәйгенең тәүге минутында Куйлаков өч балл отты, ә тәнәфес алдыннан исәпне тагын да арттырды — 5:0. Ахыргы нәтиҗә — Россия көрәшчесе файдасына 6:0. 60 кг га кадәр авырлыкта бронза медальләрне Торнике Туркишвили (Грузия) һәм Алмат Кебиспаев (Казахстан) алды, дип хәбәр итә "Р-Спорт".

Соңрак финал бәйгеләрдә Новосибирск егете Роман Власов (74 кг га кадәр үлчәмдә) һәм Красноярсктан Никита Мельников (96 кг га кадәр) көч сынашачак. Дүшәмбе көнне россиялеләр ике алтын (Иван Татаринов, 55, Алан Хугаев, 84) һәм бер көмеш медаль (Ислам-Бека Альбиев, 66) яуладылар.

«Р-Спорт», 1 июль 2013 ел