2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Теннис буенча Универсиада чемпионы Исидзу үзенең җиңәчәгенә алдан ук ышанган

Универсиада да хатын-кызлар арасында теннис буенча шәхси беренчелектә җиңүче булган Сати Исидзу "Р-Спорт" агентлыгына бу турнирда төп призны алачагына алдан ук ышанганын белдерде.

Big_224590920130716-21488-4jwx1h

Универсиада. 11нче көн. Теннис © РИА Новости/Алексей Куденко

Казандагы турнирга бишенче номер белән кертелгән Исидзу финалда америкалы Сабрина Сантамарияне җиңде — 6:2, 7:5.

“Минем җиңүгә ышанычым бик зур иде, барлык матчларда да мин һәрнәрсәнең план буенча баруын сиздем. Бу минем өчен яңа тормышка юл ачачак карьерага бер адым, — дип ачыклады Исидзу. — Мин Универсиада өчен махсус әзерләндем, чөнки мин студент һәм монда уйнарга да теләгән идем. Бәлки кайчан да булса (Виктория) Азаренко белән уйнармын, ул минем яраткан теннисчым”, — дип өстәде япон кызы "Р-Спорт" агентлыгы белән әңгәмәдә.

Россия теннисчылары Универсиаданың алтын медальләрен хатын-кызлар арасында парлар (Елена Веснина/Анастасия Павлюченкова) ярышларында һәм микстта (Андрей Кузнецов/Веснина) яулады.

 

 

 

 

«Р-Спорт», 22 июль 2013 ел