2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мамиашвили: "Мельников Универсиада финалында дөньяның иң яхшы көрәшчесен җиңде”

Россиянең грек-рим көрәшчесе Никита Мельников Универсиаданың финал ярышларында, Дөньяның иң яхшы спортчысын җиңде. Бу хакта матбугат конференциясендә Россиянең спорт көрәше Федерациясе ( РСКФ) президенты, Олимпия чемпионы Михаил Мамиашвили хәбәр итте.

Красноярск егете Мельников, 96 кг кадәр булган үлчәү авырлыгында өч минут дигәндә, әрмән  Артур Алексанянны 8:0 исәбе белән җиңде.

Big_224677220130716-12257-miybds

Универсиада.10нчы көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов

 “Барлык җиңгән  катнашучыларны, җыелманың тренерларын һәм барлык җанатарларны тәбрик итәм,− диде Мамиашвили.  – Барысы да молодецлар,  аеруча да Никита Мельниковны билгеләп үтәсем килә. Ул финалда Олимпия Уеннары һәм Дөнья чемпионаты  көмеш медаль иясе,  ике тапкыр Европа чемпионы, бүгенге көндә Дөньяның иң яшхы көрәшчесе дип саналган спортчы белән очрашты.    Ул аны вакытыннан алдарак җиңде.  Алексаян хәзер дә Дөньяның иң яхшы көрәшчесе дип санала, әмма инде Никитадан соң”.  РСКФ җитәкчесе бу җиңүнең  Никита өчен генә түгел, калганнарга да мөһим булуын әйтте.  “Бүген ул үз-үзен җиңде, чөнки зур җиңүләргә әзер иде инде.  Бүген ул җиңде.  Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия Уеннарына  сайлап  алуда Никита катнашачагын ышандырып әйтә алам”.

Россия җыелмасының баш тренеры Гоги Когуашвили: “Безнең командабыз җанатарларга зур рәхмәт белдерә. Без аларның җылылылгын тойдык. Казанга килгәч үк, үзебезне Уиверсиада уеннарына килгән кебек түгел, ә Олимпия Уеннарына эләккән кебек хис иттек.  Шундый рух тудыручыларга  барысына да  рәхмәт”.

«Р-Спорт», 8 июль 2013 ел