2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Архипова: «Универсиада яңа җиңүләргә рухландырып торачак»

Универсиада алтыны үз-үземә ышанырга, башка халыкара ярышларда җиңүләргә ирешергә омтылыш өстәде, дип белдерде 2013 елгы Универсиада чемпионы Белоруссия самбочысы Анастасия Архипова.

Big_224633320130716-19755-1uofdgc

Универсиада. 11нче көн. Самбо

Архипова сишәмбе көнне 56 кг.га кадәрле үлчәү авырлыгында, Франциядән килгән Лор Фурньены җиңеп, самбо буенча Универсиада алтынын яулады, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

“Башта мин хата җибәрдем һәм бер баллга артка калдым. Көндәшем лаеклы каршылык күрсәтте, “әфәрин!” аңа. Улым туганнан соң, бу – минем өчен беренче җитди ярышларым. Миңа үз-үземә ышанырга һәм җиңәргә кирәк иде. Әлеге алтыным мине алдагы ярышларга рухландырып торачак. Үз илемне шундый мәртәбәле  ярышларда тәкъдим итүем белән мин бәхетле”. – диде журналистларга Архипова.

2013 Универсиадасында самбо буенча 18 медаль комплекты уйнатылды. Турнир 14 нче июльдән 16 нчы июльгә кадәр дәвам итте.

«Р-Спорт», 22 июль 2013 ел