2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Көрәш. Ярышларга йомгак

16 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында спорт көрәше буенча ярышлар тәмамланды. Бәйгеләр «Ак Барс» Көрәш сараенда узды.

Ирекле көрәш буенча ярышларда 55 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Россия вәкиле Нариман Исрапилов җиңүче булды, ул финалда Кыргызстан спортчысы Уулу Надырбековтан өстен чыкты. Фумитака Моришита (Япония) һәм Бердах Примбаев (Казахстан) өченче урын алды.

66 кг га кадәр үлчәмдә дә  Россия вәкиле Магомед Курбаналиев җиңде. Финал бәйгедә ул Әрмәнстан вәкиле Девид Сафарянны җиңүгә иреште. Мандакхнаран Ганзориг (Монголия) һәм Семен Радулов (Украина) бронза медальләргә лаек булдылар.

84 кг га кадәр үлчәмдә алтын  медальне Стефан Гергита (Румыния) яулады. Көмеш медаль иясе — Шамил Кудиямагомедов. Петр Янулов (Молдавия) һәм Мохаммадхусейн Мухаммадиан (Иран) бронза медальләр алдылар.

120 кг га кадәр авырлык үлчәмендә  финалда Александр Костяновскийны (Украина) җиңгән Төркия көрәшчесе Таха Акгүлгә тиңнәр табылмады, Бронза медаль алучылар — Парвиз Хади (Иран) һәм Тирел Фочун (АКШ).

60 кг га кадәр авырлык үлчәмендә  Бекхан Гойгереев (Россия) иң көчлесе  булып чыкты. Ул Иран вәкиле  Бехнам Эхсанпурны җиңүгә иреште. Өченче урынга Әзәрбайҗан вәкиле Гаджи Алиев һәм Украина вәкиле Василь Шуптар лаек булдылар.

74 кг га кадәр үлчәмдә Россиядән Денис Царгуш җиңүче булды. Җәбраил Хасанов көмеш медаль алды. Сербиядән Заур Эфендиев һәм АКШтан Девид Тейлор бронза медаль белән канәгатьләнделәр.

96 кг га кадәр үлчәмдә россияле  Абдусалам Гадисов җиңү яулады, финал бәйгедә ул украиналы Павел Олейниктан көчлерәк булды. Монголиядән Доржханд Худербулгага һәм Казахстаннан Алихан Джумаевка бронза медальләр эләкте.

Хатын-кызлар арасында 48 кг га кадәр авырлыкта Япониядән Эри Тосака җиңүче булды. Хәлиткеч бәйгедә ул Азәрбайҗан вәкиле Патимат Багомедовадан өстен чыкты. Бронза медальләр хуҗалары — россияле Валерия Чепсаракова һәм украиналы Мария Ливач.

55 кг га кадәр үлчәмдә Валерия Коблова алтын медаль яулады. Украиналы Ирина Гусяк көмеш медаль алды. Бронза медальләр Сун Бьол Хванг (Северная Корея) белән Канако Муратага (Япония) эләкте.

63 кг га кадәр авырлык үлчәмендә  Монголиядән Ватцецег Соронзонболд иң көчлесе булды. Көмеш  медаль  Россия вәкиле Мария Люльковага эләкте. Азәрбайҗаннан Ирина Нетреба һәм Белоруссиядән Мария Мамащук өченче баскычта урнашты.

72 кг га кадәр авырлыкта Россия  вәкиле Екатерина Букина беренче урын алды. АКШтан Британи Робертс көмеш медальгә лаек булды. Канадалы Эрика Вейбе һәм Белоруссия вәкиле Галина Левченко өченче баскычта урнаштылар.

Хатын-кызлар арасында 51 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Хикари Сугавара (Япония)  җиңде. Икенче урында — Монголия көрәшчесе Сумеи Эрденчемег. Юлия Блохина (Украина) һәм Екатерина Краснова (Россия) бронза медаль тәмен татыдылар.

59 кг га кадәр авырлыкта хатын-кызларда  Юлия Раткевич (Әзәрбайҗан) алтын медаль яулады. Финал бәйгедә ул Элисон Раганны (АКШ) җиңүгә иреште. Өченче урында — Айсулуу Тыныбекова (Кыргызстан) һәм Эмесе Барка (Венгрия).

Хатын-кызлар арасында 67 кг га кадәр авырлык үлчәмендә алтын медаль иясе — Сара Дошо (Япония). Көмеш медаль Насунбурмаа Очирбатка (Монголия) эләкте. Стейса Анака (Канада) һәм Алина Стадник (Украина) өченче урын алдылар.

Ир-атларда  грек-рим көрәшендә 55 кг га кадәр авырлык үлчәмендә алтын медальне Иван Татаринов (Россия) яулады. Икенче урында — молдаван Виктор Чобану. Бронза медаль алучылар — Азизли Элдениз (Азәрбайҗан) һәм Шота Танокура (Япония).

Ир-атларда  66 кг га кадәр авырлык үлчәмендә  Рәсүл Чунаев (Азәрбайҗан) җиңүче булды. Ислам-бека Альбиев (Россия) икенче урынга калды. Казан Универсиадасының бронза медале ияләре — Мухаммед Кокатиназ (Төркия) һәм Әсхәт Жанбиров (Казахстан).

89 кг га кадәр авырлыкта Россия  вәкиле Алан Хугаев алтын медаль алды. Ул финал бәйгедә Әрмәнстан вәкиле Максим Манукянны җиңде. Өченче урында — Давид Хамзатов (Белоруссия) һәм Жан Беленюк (Украина).

120 кг га кадәр авырлык үлчәмендә  финалда Амир Аликбарины (Иран) җиңгән Төркия вәкиле Риза Каялп алтын медальгә лаек булды. Пьедесталның өченче баскычына Нурмахан Тиналиев (Казахстан) һәм Балинт Лам (Венгрия) менде.

60 кг га кадәр авырлыкта алтын медальне россияле Иван Куйлаков эләктерде. Азәрбайҗан Камрам Маммадов икенче калды. Бронза медальләр ияләре — Алмат Кебиспаев (Казахстан) и Торнике Туркишвили (Грузия).

74 кг га кадәр авырлыкта Роман Власовка (Россия) тиңнәр табылмады. Хәлиткеч бәйгедә ул Хади Ализадепурнияне (Иран) җиңә алды. Дмитрий Пишков (Украина) һәм Арсен Юлфалакян (Әрмәнстан) өченче урын алдылар.

96 кг га кадәр авырлык үлчәмендә  Никита Мельников (Россия) алтын медаль яулады. Әрмәнстан вәкиле Артур Алексанян икенче булды. Бронза медальләргә Михаил Каджая (Грузия) һәм Махди Алиярифейзабади (Иран) лаек булдылар.

Казан Универсиадасында спорт көрәше буенча ярышлар кысаларында барлыгы 21 комплект медаль уйнатылды. Көрәш буенча гомуми медаль хисабында 17 медаль (шуларның 12 се — алтын) яулаган Россия беренче урын алды. Икенче урында — Япония җыелма командасы. Аның хисабында 6 медаль бар, шуларның өчесе — алтын медальләр. Барлыгы 8 медаль яулаган, шуларның икесе алтын булган Әзәрбайҗан җыелма командасы өченче урын алды.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты