2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейболчылар Универсиадада Россия җыелмасына 150нче алтынны алып килде

Универсиадада Россия җыелмасының волейболчылары алтын медаль алды, бу Россия командасының 150нче югары дәрәҗәле бүләге булды.

Big_224723020130716-29308-pz49ru

Универсиада. 11нче көн. Волейбол © РИА Новости/Евгений Биятов

Финалда Сергей Шляпников командасы Польша җыелмасын 3-0(25:22, 25:19, 25:19) исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә “Р-Спорт”. Волейболчылар өчен бу  -  Универсиадада рәттән өченче җиңү булды. Алар 2009 елда Белградта, 2011 елда Шеньчженьда җиңү яулаган иде.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел