2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Көрәшче Власов Казанда җиңү яулап, Россия һәм үз университетының данын күтәрүенә горурлана

Новосибирск вәкиле — грек-рим көрәше буенча Универсиадада җиңү яулаган Олимпия чемпионы Роман Власов "Р-Спорт" агентлыгына Казандагы уңышы белән туган иленең, туган шәһәренең һәм үзе укыган университетның данын күтәрүенә шатланганын белдерде.

Big_224679320130716-29319-18meklr

Универсиада.11нче көн. Грек-рим көрәше. © РИА Новости/Владимир Баранов

Власов 74 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Универсиада чемпионы булды.

“Казандагы җиңүдән соң мин моннан бер ел элек кичергән хисләремне яңарттым, мин бүген Лондонга кайткандай булдым, — диде Власов. — Бик шәп Универсиада авылы, чиста, пөхтә шәһәр, бик мөлаем һәм ягымлы кешеләр, игелекле волонтерлар. Бар җирдә бөек бәйрәм рухы сизелә, һәм мин үземә бирелгән форсатны файдаланып, бөтен илебезне, туган шәһәрем Новосибирскны һәм үзем укый торган университетны бар дөньяга таныта алуым белән горурланам”. "Р-Спорт" агентлыгы әңгәмәдәше шуны да ассызыклап китте: Универсиадада уңышка ирешү “минем университетым өчен бик әһәмиятле, чөнки бу — вузның барлык укытучыларына һәм деканына, миңа бер үк вакытта укырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек биреп, минем өчен борчылып, миңа ярдәм итеп торганнарына рәхмәт белдерү өчен кабатланмас форсат бит”. “Новосибирск дәүләт аграр университетында укый башлаган беренче курстан ук миңа карата аерым мөнәсәбәт булды. Минем өчен җан атып тордылар, ярышлар аркасында кайбер предметларны тапшыру вакытын күчерергә туры килгәндә ,үтенечемне һәрчак канәгатьләндерделәр”, — дип аңлатты ул. “Универсиадада җиңү —университетка рәхмәт әйтү өчен яхшы ысул. Универсиада турында белүгә үк, аңа әзерләнергә һәм Казанда яхшы чыгыш ясарга тырышырга карар кылдым. Моңа ирешә алуыма шатмын”, — дип йомгак ясады Власов.

 

 

«Р-Спорт», 22 июль 2013 ел