2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шляпников: "Россия волейболчыларына Универсиадада җиңү җиңел булмады"

Россия волейболчылары Казандагы Универсиадада җайлы гына җиңү яулады дип санап булмый — Россия җыелма командасының баш тренеры Сергей Шляпников шулай дип белдерде.

Россиялеләр финалда Польша җыелма командасын 3-0 (25:22, 25:19, 25:19) исәбе белән җиңде.

“Барлык матчларда да сизелерлек өстенлек белән җиңмәдек. Команда характер күрсәтә алды, без әзерләндек, чөнки үзебездә уйный идек. Җиңү көтелгән иде, тик ул безгә җиңел генә бирелмәде. Җайсыз көндәшләр, авыр уеннар, травмалар булды. Барысы да булды. Без түздек һәм җиңүгә ирештек”, — диде Шляпников "Р-Спорт" журналистына. Ул россиялеләрнең поляклар белән уенына аңлатма биреп китте: “Авыр уен, хаталар бар. Арыганлык фонында барлыкка килгән хаталар. Без башкарырга тиешле булганның барысын да эшләдек. Безнең җиңү теләгебез зуррак иде, бүген җиңү яулау өчен, характер күрсәттек, күбрәк көч куйдык”.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел