2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Панас: " РФ волейбол җыелмасы Универсиада финалында бик яхшы уйнады”

Россия җыелмасы волейболчылары Универсиаданың финал матчында җиңүгә лаек иде, диде көндәш Польша команасының баш тренеры Радослав Панас.

Финалда поляклар россиялеләргә  0-3 белән җиңелде.

 “Россия җыелмасын котлыйм.  Алар бик яхшы  уйнады. Без дә тырыштык, әмма алар бездән яхшырак иде.  Бик яхшы матч үткәрдек, уен барышында бөтен көчебезне шуңа бирдек.  Мин командамнан  бик канәгать.  Шундый командага каршы уйнау минем өчен бик рәхәт иде”, диде Панас “Р-Спорт” агентлыгы журналистларына.

«Р-Спорт», 8 июль 2013 ел