2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шляпников: «Волейболчы Жигалов чын оста дәрәҗәсенә үсәргә мөмкин»

“Белогорье” диагональ уенчысы Максим Жигалов Универсиаданың яхшы уенчысы титулын алды, дип белдерде Россия командасы тренеры Сергей Шляпников.

Big_224695520130716-20751-13u70nx

Универсиада. 11нче көн. Волейбол © РИА Новости/Владимир Песня

Жигалов турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды, россиялеләр финалда Польша командасын 3-0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. “Кеше үзенә ышаныч тойса, яхшы якка үзгәрә. Уенчының мотивациясе бик тә мөһим. Жигалов чын оста булып җитешәчәк, аның мондый яхшы уенын күргәнебез юк иде әле. Җыелма команда тренерларына бу егетне кулдан ычкындырмаска кирәк”, - диде Шляпников “Р-Спорт” журналистларына

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел