2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ковалев: “Универсиада финалында поляклар белән уен катлаулы булды”

Россия һәм Польша командалары арасында волейбол ярышларының финал матчы, 3-0 исәбенә дә карамастан, бик авырдан узды.

Россия волейболчылары, Польша командасын 3-0 исәбе белән отып, Универсиада медаленә лаек булды.

“Исәп 3-0 булса да, уен катлаулы булды. Польшалылар сакта яхшы уйныйлар, безгә тупны чыгарырга мөмкинлек тә бирмиләр, әмма без тырыштык һәм уенда өстен чыктык. Көчебез калмаса да, кәефебез яхшы иде”, - дип белдерде журналистларга Ковалев.

Бу – волейболчыларның Универсиадалар тарихында өчен җиңүе.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел