2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шляпников: "Россия волейболчылары Универсиада финалында нык торды"

Россия җыелма командасы волейболчылары, алдарак үткәргән уеннардан соң арганлык булуга карамастан, Универсиада финалында Польша командасы белән очрашуга көч туплый алдылар, дип җиткерде Россия волейболчыларының баш тренеры Сергей Шляпников.

Финалда Россия командасы полякларны 3-0 исәбе белән җиңүгә иреште.

“Польшага каршы уйныйсы һәрвакыт кыен. Бу илдә волейбол – иң популяр спорт төре. Польша командасы һәр турнирда да уңышлы чыгыш ясый. Универсиада финалына шул команда чыкты. Биредә ике команда да яхшы уен күрсәттеләр. Гадәттә финалдан матур уен көтелми, физик яктан бөтенесе дә арган, бу уен да авыр булды. Безнең егетләр нык тордылар, кирәк булганны эшләделәр, рәхмәт аларга”, – диде Шляпников "Р-Спорт" журналистына.

Шляпников шулай ук Универсиадада волейбол турниры дәрәҗәсен югары бәяләде. “Ярышлар бик югары дәрәҗәдә. Волейбол бик көчле булды, лаеклы командалар катнашты. Бәяләп бетермәү турында сүз булырга да мөмкин түгел. Польша командасының да беренче җыелма команда өчен резерв уенчылары бар, безнең дә”, – диде Россия командасы тренеры.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел