2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейболчы Вольвич Универсиадада россиялеләр җиңәчәгенә шикләнмәгән

Россия җыелма командасы блоклаучысы Артем Вольвич Казандагы Универсиадада Россия волейболчыларының җиңү яулаячагына шикләнмәгәнлеген белдерде.

Big_224716020130716-20739-1dz6xsi

Универсиада. 11нче көн. Волейбол © РИА Новости/Евгений Биятов

Турнирның финалында россиялеләр Польша командасын 3-0 исәбе белән отты, дип хәбәр итә "Р-Спорт".

“Җитди көндәш иде. Бик яхшы әзерләнгән команда. Җиңел булмады. Без Универсиадага яхшы әзерлекле идек. Матчка үзеңне ышандыру, көйләү мөһим иде. Мин башта ук Казанда беренче булачагыбызга ышандым, ләкин моның өчен күп көч түгәргә кирәк булырмы, азмы — анысын әйтү кыен иде”, — диде Вольвич журналистларга. Вольвич "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә җанатарларның ярдәмен дә искә алды. “Шундый хуплап, җан атып торучылар булу бик рәхәт. Залга рәхмәт, Казанга рәхмәт. Уеннан канәгатьлек алдык. Без барыбыз да канәгать, барыбыз да бәхетле”.

 

 

 

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел