2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Земфира, Гарик Сукачев һәм Динә Гарипова Универсиаданы ябу тантанасында чыгыш ясаячак

Универсиаданы Ябу Тантанасы чәршәмбе көнне кич белән “Казан Арена” стадионында үтәчәк.

Студентлар уеннарын оештыручылар бәйрәм нечкәлекләрен ачып бирергә теләми. Әмма тамаша искиткеч грандиоз булачак һәм 6 июльдә үткән һәм күп кенә тамашачыларның күңелен әсир иткән Ачу Тантанасыннан калышмаячак дип вәгъдә итә. “Шоу ачылгандагысыннан ким булмаячак. Режиссерлар төркеме аны “Хыяллар чынга ашкан кичтә” дип атады. Уеннарны Ябу тантанасы үзенчәлеге белән аерылып торачак. Тамашачылар өчен популяр башкаручылар – Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, Zdob si Zdub, “Би-2”, “Каста”. “Мумий Троль”, “Серебро” коллективлары чыгыш ясаячак. Тантананы Земфираның чыгышы төгәллиячәк”, - дп хәбәр итте “Казан-20132 башкарма дирекциясе башлыгы урынбасары Игорь Сивов. Аның сүзләренә караганда, тантана күпсанлы истә калырлык мизгелләргә бай булачак, ә анда теләге булган һәркем катнаша алачак, чөнки тантана барышында аңа социаль челтәрләр кулланучылары да җәлеп ителәчәк. Спотчыларның тантаналы йөрешеннән соң волонтерлар парадын уздырырга карар кылынды. Чөнки алар универсиаданың аерылгысыз бер өлеше булып тордылар. Ябылу тантанасына билетлар инде сатуда калмады, әмма анда эләгергә теләүчеләр бирелергә җыенмый, хәтта Универсиаданың оештыру комитеты кисәтүенә карамастан, алып-сатарлардан билет алырга да ризалар. “Ябылу тантанасына билетлар юк. Без аларны инде бер ел буе сатабыз. Шуңа күрә алар сату да юк инде. Бездән бик күп урыннарны броньлаштырганнар иде, без хәзер ул броньларны кешеләр һәм предприятиеләгә сату белән шөгылләнәбез”, - диде Сивов. Тантанада барлыгы 45 мең кеше булачак. Тамашачыларны тантана узачак “Казан арена” футбол стадионына алып килү Ачылу тантанасындагы кебек оештырылачак – шәһәрнең дүрт почмагыннан махсус шаттллар һәм стадион аша узучы маршрутларда өстәмә автобуслар белән килү мөмкин булачак. Чара узганнан соң җиде юнәлеш буенча 260 автобус халыкны ташыячак. Өстәмә 30 трамвай  “Кояшлы шәһәрчек”кә һәм Тимер юл вокзалына таба йөриячәк, ә метро төн уртасына кадәр түгел, төнге өчкә хәтле эшлиячәк, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Казанда 6сыннан алып 17 июльгә кадәр узды. Әлеге студенлар Уеннары тарихта иң зурларыннан саналды – барлыгы 27 спорт төре буенча 351 комплект медаль уйнатылды. Россия җыелмасы үзендәге Уеннарда беренче көннәрдән алып медальләр зачетында лидерлык итә һәм инде ил рекордын гына яңартып калмады, ә бер илнең яулап алган медальләр саны буенча Универсиаданың абсолют рекордын куйды.

 

 

 

 

«Р-Спорт», 22 июль 2013 ел