2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Карасев: «Россия баскетболчылары уенына трибуналар яңа сулыш өрде»

Универсиада финалында баскетболчыларга трибунадагы тамашачының көчле җан атулары ярдәм итте, дип белдерде команда форварды Сергей Карасев.

Big_224738820130717-29305-ye62t2

Универсиада. 11нче көн. Баскетбол. Ир-атлар. Финал.© РИА Новости/Григорий Соколов

Баскетбол буенча Россия җыелма командасы, финал ярышларында Австралия командасын җиңеп, Уеннарның алтын бүләген яулады. Казанда сишәмбе көнне узган очрашу 81:74 исәбе белән Василий Карасев командасы файдасына төгәлләнде. “Ниһаять, Универсиада тарихында беренче тапкыр алтын медаль яуладык. Җанатарларга рәхмәт белдерәсем килә. Уенның икенче яртысында уен бик авырдан барды, җанатарлар уеныбызга  яңа сулыш өрде. Бу – безнең уртак алтыныбыз”, - диде Карасев “Р-Спорт” журналисталарына. Ярышларның финал өлешендә үз уеныңны уйнарга, берни дә үзгәртмичә, бербөтен булып көрәшергә кирәк, дип белдерде баскетболчы. “Бердәм рәвештә үз уеныбызны уйнасак, көндәшләребезнең җиңү мөмкинлеге юкка чыга. Австралия соңгы уеннарының  икесен дә җиңелеп тәмамлады. Без моны истә тоттык, әлбәттә”, - диде ул.  

Карасев баскетбол турнирының иң яхшы уенчысы дип табылды. Уенчы үз лидерлыгыннан канәгать. “Мин үземә җаваплылык өстәлүен яхшы аңлыйм. Көндәшләрдән дә миңа, сакчы буларак,  каршылык көчлерәк. Алар мине чыгырымнан чыгарырга тырышырга да мөмкин иделәр. Әмма без бердәм команда булып җиңү яуладык”, - дип өстәде спортчы. Уен тәмамлану алдыннан гына Карасев өч очколы тупны боҗрага салды. “Ике секунд вакыт эчендә туп кертә алдым. Яңа сулыш һәм дәртләнү белән. Бу туп безне җиңүгә китерде дә”, - диде Карасев.

«Р-Спорт», 27 июль 2013 ел