2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Карасев җыелма командага "Кливленд" белән килешү төзегәч киләчәк

НБАның "Кливленд Кавальерс" клубы белән контрактка кул куйгач, Сергей Карасев баскетбол буенча Россиянең төп җыелма командасына кушылачак — бу хакта журналистларга уенчы үзе хәбәр итте.

Баскетбол буенча Россия җыелма командасы Универсиаданың финал матчында Австралия командасыннан көчлерәк булып чыкты һәм студентлар Уеннарының алтын медален яулады. Карасев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Төп җыелма командага кандидатлар Мәскәүдә 22 июльдә беренче тапкыр җыелачак, алар анда ике көн дәвамында бик җентекле медицина тикшерүе узачак.

“ Җыелма командага кайчан кушылачагымны әлегә әйтүе кыен. Мин "Кливленд" белән контрактка кул куярга барырга тиеш, һәм шуңа күрә сорау ачык кала”, — диде Карасев "Р-Спорт" журналистларына.

Карасев НБА драфтының беренче раундында "Кливленд Кавальерс" клубы тарафыннан 19 нчы сан белән сайлап алынды.

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел