2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол. Турнир нәтиҗәләре

16 нчы июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге Уеннарында волейбол турниры төгәлләнде.

Big_224723020130716-29308-pz49ru

Универсиада. 11нче көн. Волейбол © РИА Новости/Евгений Биятов

Россия җыелма командасы волейболчылары Универсиаданың алтын медальләрен яуладылар, бу алтын команда өчен 150 нче. Финалда Сергей Шляпников командасы Польша җыелма командасын 3-0 исәбе белән (25:22, 25:19, 25:19) отты. Волейболчылар өчен бу җиңү –  Универсиадаларда өч  тапкыр рәттән җиңү. Алар Белградта 2009 елда, Шэньчженьдә 2011 елда алтын медаль яулаган иделәр.

Бронза медальләр Япония командасына китте, алар Украина командасын 3-0 исәбе белән оттылар. Россия һәм “Белогорье” җыелмасы уенчысы Максим Жигалов турнирның иң яхшы волейболчысы исеменә лаек булды.

Big_224566120130715-29914-1ziv78

Универсиада. 10 нчы көн. Волейбол © РИА Новости/Владимир Песня

Ярышларның хатын-кыз спортчылары арасында да җиңүчеләре билгеле булды. Алтын медальне финал бәйгесендә Бразилия командасын 3-2 исәбе белән (25:27, 25:21, 25:21, 16:25, 15:10) бирелергә мәҗбүр иткән Россия җыелма командасы яулады. Бу җиңү команда өчен Россия/СССР Универсиадалары тарихында сигезенчесе. Соңгы тапкыр волейболчылар 1997 елгы студент Уеннарында америкалыларны отып җиңү яулаган иде.

Турнирның өченче урынында Таиланд командасы. Алар көндәшләре Польша командасыннан 3-1 исәбе белән өстен чыктылар.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты