2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

РФ Энергетика министрлыгы Татарстан энергетикларының Универсиада уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды

РФ Энергетика министры урынбасары Андрей Черезов «Сетевая компания» ААҖдә Татарстан энергетикларының зур масштаблы спорт форумын — 2013 елгы Универсиаданы уздыру тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган эш киңәшмәсе үткәрде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Энергетика министрының  әле 8 июльдә генә бу вазыйфага билгеләнгән яңа урынбасары электр энергетикасы субъектларының Сочидагы Олимпия уеннарын уздыруга әзерләнүен контрольдә тотачак. Шуңа күрә ул Татарстан энергетикларының  2013 елгы Универсиаданы уздырудагы тәҗрибәсен өйрәнүгә төп игътибарны юнәлтте.

Киңәшмә эшендә “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Идел электр челтәрләре магистрале генераль директоры Сергей Стрельцов, Урал электр челтәрләре магистрале генераль директоры Евгений Жуйков, Көньяк электр челтәрләре магистрале генераль директоры Александр Солод, “Россети” ААҖ ситуация-аналитика үзәге директоры Виталий Иванов һ.б. катнашты.

Киңәшмә вакытында Универсиада энергия объектларының ышанычлы эшләвен тәэмин итү буенча штаб вәкилләре һәм “Сетевая компания” ААҖ җитәкчеләре Казанда Бөтендөнья студентлар Уеннарын уздыруга әзерлек барышында тормышка ашырылган чаралар турында җентекләп сөйләп бирделәр.

Уеннар вакытында Универсиада объектларын читтән энергия белән тәэмин итү челтәрләренең торышы турында “Сетевая компания” ААҖ ситуация-аналитика үзәге хәбәр итте. Аннары үз җаваплылык зонасында оператив хәлләр турында Идел һәм Урал электр челтәрләре магистральләре җитәкчеләре сөйләде.

А.Черезов билгеләвенчә, Татарстан энергетикларының Универсиада объектларын энергия белән тәэмин итүне оештыру буенча уңай тәҗрибәсе тирәнтен өйрәнелергә һәм анализланырга тиеш. Инде сыналган бу чаралар электр энергетикасы субъектларын Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына әзерләү вакытында файдаланылачак, дип йомгаклады Россия Энергетика министрлыгы вәкиле.

 

 

 

По материалам портала tatar-inform.ru