2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда Универсиада мирасы Россия җыелма командаларына хезмәт итәчәк

Казанда Универсиада Уеннарына атап төзелгән спорт корылмалары төрле спорт буенча Россия җыелма командаларының әзерләнү үзеге булаларк файдаланылачак, дип белдерде Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин.

Big_Академия_тенниса

Татарстан башкаласында Универсиада Уеннары 6 – 17 июль көннәрендә булды. Спорт ярышларында 175 илдән 10 меңнән артык спортчы катнашты.

“Социаль инфраструктура федераль югары уку йортларына хезмәт итәчәк. Кайсыдыр төрле спорт буенча Россия җыелма командаларының әзерләнү үзеге булаларк файдаланылачак. Мәсәлән, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Гимнастика үзәге, Су спорт төрләре сарае. Алар федераль милек булып калалар, анда безнең җыелма командалар әзерләнә һәм балалар спорт мәктәпләре шөгыльләнәчәк”, – диде Метшин "Р-Спорт" журналистларына. “Универсиада Уеннарыннан соң Казанга калган мирас инде шәһәргә хезмәт итә, – дип дәвам итте мэр. – Казан тарихында тулы бер сәхифә ябыла, дип әйтергә мөмкин. Инде 5 августта без Барселонадан FINA флагын алып кайтабыз, ике елдан Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез. Шанхайда булган соңгы чемпионат 3,6 миллиард тамашачы аудиториясе җыйган. Безгә дә моңа әзер булып торырга кирәк. Аннан соң безне футбол буенча дөнья чемпионаты көтә. Шул вакытка кадәр шәһәр үсеше програмасы инде бар, яңа метро станцияләре барлыкка киләчәк”. Метшин сүзләренә караганда, Казан киләчәктә дә төрле халыкара спорт турнирлары кабул итү өчен көрәшәчәк. “Алдарак үткәрелгән студентлар Уеннары тәҗрибәсен тикшереп карасак, шул күренә: Универсиада кабул иткән шәһәрдә киләчәктә шул Уеннар программасында булган бөтен спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары үткәреләгән. Минем бу сорауда бер шигем дә юк, без инде сөйләшүләрнең актив фазасына кердек. Ләкин иң якын турнир – Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, бу вакыйга Универсиада Уеннарын вакыты белән дә, катнашкан спортчылар саны белән дә уздырачак”, – диде Метшин. Универсиада барышында Казан “табигый катаклизмнар” сынавын да үтте, дип өстәде шәһәр башлыгы. “Көчле яңгырлар да, җил, түзеп булмаслык эсселек тә булды. Шулай да бөтен система көйле эшләде. Без килеп туган авырлыкларга  вакытында һәм, иң мөһиме, дөрес җавап бирә алдык”, – дип йомгаклады Метшин.

 

«Р-Спорт», 22 июль 2013 ел