2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Илсур Метшин: "Шәһәребездә Казан Универсиадасы музее булачак"

Казан мэры Илсур Метшин 2013 елгы Универсиада тәмамлангач, шәһәрдә студентлар Уеннары музее барлыкка киләчәк, дип белдерде.

Универсиада Татарстан башкаласында 6 июльдә башланды һәм 17 июльдә тәмамланачак. Ярышларда 175 илдән 10 меңнән артык спортчы катнаша.

“Уеннар тәмамланганнан соң, без, һичшиксез, Универсиада музее оештыру турында уйлаячакбыз. Бу бит тарих, музейның үз сәхифәләре булачак. Шул исәптән Туриндагы ачы җиңелүебез турында да. Ул чакта Казан 2011 елгы Уеннарны уздыру хокуын Шэньчжэньгә оттырды. Шэньчжэньне игълан иткәч, безнең башларны гүя чалгы белән чабып өзгәндәй булды. Ул чакта исә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев андый вакыйгаларның беренче тапкырдан гына отып алынмавын әйтеп куйды. Нәтиҗәдә без шәһәрнең 1000 еллыгын үткәрү вакытында нигез салынган үрләр фонында җиңү яулый алдык. Музей һичшиксез булачак, бу вакыт мәсьәләсе генә”, — диде Метшин "Р-Спорт" журналистларына. “Өстәвенә безнең ачылу һәм ябылу тантаналарындагы пирамида корылмасын да саклап калырга ниятебез бар. Аны Горький исемендәге паркта аттракционнар урынына урнаштырырга телибез. 45 метр биеклектә җиһазлар куелган ул мәйданчыкта (пирамидада) бөтен Казан күренеп торырлык итеп, шәһәребезнең үз Эйфель манарасын корырга теләр идек. Шунда ук берәр интерактив музей да ясарга. Аны Казанның символы буларак саклап калырга телибез”, — дип өстәде мэр. Казандагы Универсиада башланырга берничә көн кала студентлар Уеннары тарихына багышланган музей ачылды. Ул Халыкара мәгълүмат үзәге бинасында урнашкан.

 

 

«Р-Спорт», 18 июль 2013 ел