2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Медведев Россия җыелма командасы йортында булды

РФ премьер-министры Дмитрий Медведев Универсиада авылында булып, Россия командасы йортына да керде.

Big_dsc_7614

Нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы Маргарита Мамун премьер өчен цорт буйлап экскурсия үткәрде. Йортның балконыннан флаглар, фонтаннар, алачыклар һәм чәчәкләр белән бизәүле Универсиада авылы аллеясы күренеп тора. Берничә ел элек монда кыр иде, дип белдерде Медведев. Универсиада авылы алга таба да зур делегацияләрне кабул итә алачак, дип хәбәр итә “Р-Спорт”. Кытайдан, мәсәлән, 600 кеше килде, АКШ ның да делегациясе зур иде.

Универсиада авылы мэры Фарид Абдулганиев Универсиада авылы уңайлы яшәү шартлары гына түгел, ә куәтле хезмәт күрсәтү спектры да, дип билгеләде. Спортчылар кер юу бүлмәләренең уңайлыллыгын аерып күрсәттеләр. Александр Фурасьев сүзләренчә, Кытайда юарга биргән киемнәрнең барысы да кире кайтмый иде, ә монда үз киемнәреңне үзең юасың. Медведевка зур гына суыткычларны да күрсәттеләр, спортчылар анда боз катырып, бозлы ванналар кабул итәләр икән. Премьер спортчылар яшәгән бүлмәләргә дә кереп карады. Башка илләрдә бер бүлмәдә алты кеше яшәсә, биредә бер бүлмәдә ике кеше генә яши икән. Фурасьев бүлмәләрдәге яхшы һәм уңайлы җиһазга игътибарны юнәлтеп, аларның спортчыларның үзенчәлекләрен истә тотып ясалуын белдерде. Медведев стандарт матрацларга баскетболчылар ничек сыямы  дип кзыксынды, баксаң, алар өчен махсус озынайткычлар әзерләнгән икән. Әмма спортчыларга бу матрацларда да уңайлы, дип белдерде Спорт министры В.Мутко.

Big_dsc_7657

Аннары Медведев, спорткарга утырып, Универсиада авылындагы вакытлыча корылган туклану үзәгенә юл алды. Үзәк - 12 мең 600 квадрат метр мәйданлы ресторан. Биредә биш төрле ризыктан авыз итәргә була: европа, азия, рус, татар ашлары һәм хәләл ризыклар. Һәр спортчы үз теләге буенча ризык сайлап ашый ала. Премьерны анда ресторан директоры Мөслимә Латыйпова каршы алды. Көн үзәгенә ресторан халык белән тулды. “Азык бөтен кешегә дә җитәрлек”, диде Латыйпова. Спорт министры Мутко килгән кешегә берничә телдә ашларының тәмле булуын  теләде, ә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов бу ресторанга мәртәбәле кунакларны да алып килергә дә була, дип белдерде. Бу ресторан төнге өчкә кадәр эшли икән, һәм монда берьюлы 3,5 мең кеше туклана ала. Шуның өстенә бу әле Россиядәге вакытлыча корылган  үзәкләрнең иң эресе. Ресторанда 1,5 мең төрле ризык тәгамләп карарга була, диде Латыйпова. Медведев итле өчпочмак һәм кара чәй белән генә чикләнде, Мутко белән Миңнеханов та өчпочмакка өстенлек бирде.

«Р-Спорт», 23 июль 2013 ел