2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яна Чурикова: «Мин инде Казанга күчендем шикелле»

Яна Чурикова – журналист, 2002 елдан Беренче каналда алып баручы, «Хәерле иртә», «Йолдызлар фабрикасы», «Жестокие игры» тапшыруларының алып баручысы, 2013 ел XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе.

Big_img_1532

Универсиада вакытында Казан сезне нәрсәсе белән гаҗәпләндерде?

Мин инде Казанга күченеп килдем шикелле, чөнки соңгы өч атна эчендә 70% вакытымны биредә үткәрәм. Мәскәүгә эшкә генә барып киләм. Монда һава торышы да матур, һава үзе дә Мәскәүнекенә  караганда яхшырак. Шәһәрнең яңартылуы бик ошады, әлбәттә, ни дисәң дә, Казан 2000 һәм Казан 2013 – икесе ике шәһәр. Шулай ук Универсиада үзеннән соң шундый гаҗәеп спорт объектлары калдыруы сөендерә, анда балалар шөгыльләнә алачак – менә нәрсә турында уйларга кирәк. Казан әниләре урынында булсам, мин инде баланы су полосына яздырыр идем, малай булса инде, әлбәттә.

Ә спорт объектлары арасыннан иң зур тәэсир калдырганы кайсы?

Су спорт төрләре сарае. Ул ниндидер чынбарлыкка сыймас, фантастик; космик дип тә әйтеп булыр иде, әгәр күпмедер өлеше агачтан булмаса. Мондыйны гомеремдә дә күргәнем юк иде. Ул архитектура ягыннан да матур. Бу объект буйлап экскурсия йөртергә була хәтта, Кремльдәге кебек, мондый чагыштыру сезне кыенсындырмаса. Чынлап та архитектура могҗисасы, агач һәм металл дуслыгы. Минемчә, бу сарай архитектура һәйкәле дә булыр. Күз алдына китерегез әле, анда болай гына да йөзәргә барып булачак. Мин, мәсәлән,  Казанда яшәсәм, шул бассейнда йөзеп карар өчен, Универсиада беткәнне түземсеәлек белән көтер идем. Мин гомеремдә беренче тапкыр суга сикерү ярышларын күрдем. Бу искиткеч матур вакыйга, хисләр төене. Спортчы сикерә башлап суга төшеп җиткәнче шундый тынлык урнаша, әйтерсең лә бөтен эчең  актарыла. Моны сүз белән әйтеп бирү авыр, ләкин спортның менә шундый мизгелләрен мин беренче тапкыр Казанда кичердем. Казан хәзер минем өчен бик көчле хисләр кичергән шәһәр, мин аны шуның өчен дә яратам.

Универсиада илчесе буларак сезнең миссия нидән гыйбарәт?

Минемчә, безнең төп бурычыбыз – кешеләргә Казан турында сөйләү: күрсеннәр, Россия Федерациясе картасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан башка да күпме матур урыннар бар икәнен белсеннәр. Казан каласы турист буларак килү өчен нәкъ үзе. Монда чыннан да бик матур, ә туристка тагын ни кирәк? Кешеләре кунакчыл, шат, ачык елмаялар. Спортчылар, делегацияләрнең башка әгъзалары үзләренең 162 иленә кайткач, сөйләрләр,  “Беләсезме, егетләр, менә кая булганбыз икән без”, дип әйтерләр, дип өметләнәм.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты