2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Максим Шәрәфетдинов: «Шәһәребездә чираттагы җәйге Олимпиадаларның берсе узачагына ихлас ышанам»

Максим Шәрәфетдинов — Россия журналисты, Беренче канал алып баручысы, 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Илчесе.

Big_img_1534

— Казаннан һәм Универсиададан нинди хис-кичерешләрегез калды?

— Иң уңай кичерешләр генә. Нәрсә турында чыннан да үкенәм, ул да булса минем студент елларында спортка карата хәзерге вакытта күзәтелә торган мондый тартылу юк иде. Нәкъ менә Универсиада аркасында Казан бөтен яктан да алда бара, шул исәптән спортта да. Шәһәребездә чираттагы җәйге Олимпиадаларның берсе узачагына ихлас ышанам

Кайсы ярыш объектларына бара алдыгыз?

—  Соңгы вакытта «Вышка» проектында (ә анда медиа кешеләре суга сикерә, имгәнүләр ала һәм моны болай гына, шоу өчен генә, үзара ярышу өчен генә эшли) катнашуымны исәпкә алып, мин суга сикерүләрне карарга бардым, моны профессионалларны ничек башкарганын читтән  күзәттем. Моның никадәр кыен икәнен белгәнгә күрә, хәзер инде бөтенләй башкача кабул иттем. Мин берничә шактый зур бассейнда, сикерү зоналарында булганым бар, бу бассейннарның ничек эшләгәнен, аларның эчтән ничек икәнен, монда ничек шөгыльләнергә икәнен күзәттем. Казанның Су спорт төрләре сарае барлык күрсәткечләр буенча да мин күргәннәрдән өстенрәк.

— Универсиада Илчесенең миссиясе нидән гыйбарәт?

— Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаудадыр. Ягъни мин үз үрнәгемдә инде күптән студент булмаган, яше дә 30 ның аръягына чыккан кешенең спорт белән шөгыльләнә башлый алуын, шул ук вакытта аның тормышының яхшы якка үзгәрүен күрсәтәм.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты