2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Укчы Лугинец Универсиаданың соңгы алтынын яулап алуы белән бәхетле

Россия укчысы Назар Лугинец Универсиаданың соңгы алтынын яулап алуы һәм, гомумән, уеннар барышы белән канәгать булуын белдерде.

Big_224779220130717-18471-mv036p

Универсиада. Пуля ату. Ирләр. 3 позициядә винтовкадан ату. 50 м. Бүләкләү тантанасы. © РИА Новости/Валерий Мельников

Лугинец 2013 елгы Казан Универсиадасында 50 метрдан  3 позициядә винтовкадан ату буенча ярышларда алтын медальгә лаек булды. Финал ярышларында ул 457,5 балл  белән беренче урынга лаек булды. Көмеш медальне кытай Кан Хунвэй (449,7), бронзаны поляк Томаш Бартник алды (441,6).

 “Мин бу алтынга бик шат. Универсиаданың соңгы алтын медален алуым белән мин бик бәхетле. Көмештән соң бик нык алтын алырга теләгән идем, чөнки минем коллекциямә нәкъ менә алтын гына җитми иде. Хәзер миндә Универсиаданың бөтен медальләре дә бар. Мин финалга чыгарга һәм мөмкин булганчы яхшы атарга дигән ышаныч белән килдем. Медаль алачагыма алдан ук ышандым дип әйтә алмыйм, чөнки башкаларның ничек атачагын әле белми идем. Алар бераз начаррак атканнар булып чыкты, мин моңа канәгать. Финалда кытайны дүрт очкого узып киткәч, мин иде бөтенләй тынычландым һәм үз көемә генә эшләдем. Бу җиңүне әтиемә багышлыйм, ул минем шәхси тренерым”, - диде Лугинец “Р-Спорт” журналистларына.

Финал ярышлары дәвамында  россияле икенче һәм өченче урыннарны алып барды, басып атудан соң ул алга чыкты һәм көндәшләре инде аны куып җитә алмадылар. “Басып ату – ул тотрыксыз, биредә күпләр кирәкле балларны югалта, кемдер, киресенчә, 10 баллга кадәр отарга һәм алга китәргә мөмкин.  Яхшы атуым аркасында мин беренче урынны саклап кала алдым. Кытайлар да тимер түгел, алар да ялгыша. Басым ату – минем көчле ягым, чөнки тренировкаларның күп өлешен моңа багышлаган идем  һәм дөрес эшләгәнмен”, - дип нәтиҗә ясады Лугинец.

«Р-Спорт», 18 июль 2013 ел