2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада нәтиҗәләре - саннарда

Бүген Татарстан Республикасы Хѳкүмәте бинасында узган чираттагы брифингта Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиадага йомгак ясадылар.

Big_kaz_5007_1_

Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Универсиада вакытында башкарган зур хезмәтләре ѳчен Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде. «Уеннар чорында сезгә бихисап зур йѳк тартырга туры килде, һәм мин сезгә шуның ѳчен рәхмәт белдерергә телим», — дип мѳрәҗәгать итте Илдар Халиков журналистларга.

Big_dsc_2218

«Без хәзер ышаныч белән белдерә алабыз: Россия Универсиаданы уздырды, һәм һәркем, шул исәптән тәнкыйть утына тотучылар да, Уеннарның иң югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын таныйлар, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. Бу тарихта билгеле иң әйбәт Универсиада булды — FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе җитәкчелеге вәкилләре Казанда узган Уеннарга шундый бәя бирделәр.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада дѳньяның 160 иленнән (катнашу ѳчен алдан гариза тапшырган Папуа Яңа Гвинея һәм Конго вәкилләре килмәде) 11778 кеше катнашты. 27 спорт тѳре буенча ярышлар узды, барлыгы 351 медаль комплекты уйнатылды.

Универсиада кысаларында Казанга 150 меңнән артык кунак һәм турист килде. Җәйге Уеннарда 29 волонтерлык үзәгеннән, Россиянең 37 тѳбәгеннән һәм дѳньяның 38 иленнән 19970 волонтер хезмәт куйды. Кунаклар һәм Уеннарда катнашучылар 50 кунакханәдә, 8 теплоходта, 22 торак объектта һәм дә социаль ипотека буенча тѳзелгән 4 йортта урнаштырылды. Спортчылар үзләре исә Универсиада авылы территориясендә яшәде. Универсиада авылы 20 июльдә тѳнлә эшен тѳгәлләде.

Big_221572420130705-27301-1tase3a

Уеннарда катнашучылар ѳчен тѳп кирәкле урыннар Халыкара мәгълүмат үзәгендә урнашкан иде. Шунда ук Универсиада музее да эшләде, бу көннәрдә исә аны 11112 кеше карады. Сентябрь аенда Универсиада музее янә ишекләрен ачар дип көтелә.

Илдар Халиков сүзләренчә, спортчылар һәм Уеннарда катнашучылар туклануның бик югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үткәннәр. Гомумән алганда, Универсиаданың Баш рестораны 543104 кешегә хезмәт күрсәткән. Уеннар уздырган вакытта иминлекне тәэмин итү өчен көч структураларының 30 мең вәкиле хезмәт куйды, шул исәптән эчке гаскәрләрдән, Федераль куркынычсызлык хезмәтеннән, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан һәм махсус бүлекләрдән. Дүрт күчмә инспекция карап тикшерү комплексы эшләде.

Медицина ярдәмен тәэмин итү өчен 55 ашыгыч ярдәм бригадасы оештырылган, 1380 табиб һәм медицина персоналы, 635 медик волонтер эшкә тартылган. Универсиада вакытында медицина ярдәме сорау белән бәйле 12940 мөрәҗәгать теркәлгән. Илдар Халиков сүзләренчә, мондый мөрәҗәгатьләр саны өч тапкыр кимрәк булыр дип уйланылган, ләкин шуңа да карамастан медицина персоналы әлеге бурычны үтәп чыга алган. Беренче көннәрдә волонтерлар арасында суык тиюгә бәйле мөрәҗәгатьләр күп булган. Моннан тыш 3340 спорт травмасы очрагы теркәлгән.

Транспорт мәсьәләсенә килгәндә, спортчыларны һәм Уеннарда катнашучыларны йөртү өчен 525 автобус һәм 1051 җиңел машина файдаланылган.

Казандагы Универсиада ярышлары йөздән артык илдә трансляцияләнде, шул исәптән Россиянең өч каналында һәм аккредитацияләнгән 13 чит ил каналында. Трансляцияләрнең гомуми күләме 7688 сәгать тәшкил итте.

Уеннарны ачу тантанасының телеаудиториясе 1 млрд тан артык кеше тәшкил итте, ә Универсиаданың ябылу тантанасын караучылар саны 1,5 млрд тан артып китте.

Универсиаданың элемтә үзәгендәге “кайнар линия”гә 104512 шалтырату килгән. Сувенир продукциягә дә сорау зур иде: 58 сәүдә ноктасында 6 компания сату итте. Барлыгы 300 меңгә якын товар сатылган.

Big_8124097587_33183b4948_b

Ярышларга һәм ачылу белән ябылу тантаналарына 780 мең билет сатылды, 10 һәм 11 июль билетлар иң күп сатылган көннәр буларак билгеләнде (беренчесендә 33 меңгә, икенчесендә 43 якын билет сатылды). Универсиаданың Мәдәни паркы эшләгән көннәрдә анда 260 меңнән артык кеше кунак булды, Уеннарда катнашучылар өчен (барлыгы 14348 кеше) 380 бушлай экскурсия оештырылды, милли бәйрәм — Сабантуйга 7 меңнән артык кеше килде.

Ярышлар вакытында Универсиадаларның 67 рекорды яңартылды.

“Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Универсиада дирекциясенең барлык хезмәткәрләренә дә киләчәктә эш урыннары тәкъдим ителү мөмкинлеге турында хәбәр итте. Аерым алганда, якын көннәрдә «Сочи 2014» дирекциясе, 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү кысаларында эшләү өчен, Казанда белгечләр туплау белән шөгыльләнәчәк.

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты