2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Киләчәккә йөз тоткан проект: “Сәламәтлек өчен уеннар. Тормыш өчен уеннар”

2 айдан артык элегрәк Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ябылу тантанасының соңгы аккордлары яңгыраган иде, ләкин Уеннарга йомгак ясау алда әле. Бу җәйнең төп спорт вакыйгасы анда катнашучыларны һәм кунакларны программаның искиткеч күптөрлелеге белән сөендерде. “Сәламәтлек өчен уеннар. Тормыш өчен уеннар” проекты аның бер өлеше булды. Бу проект Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары ярдәмендә БМОның ВИЧ/СПИД (ЮНЭЙДС) буенча Берләштерелгән программасы вәкилләре, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган фондының уртак тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Big_img_9947_2

Узган чәршәмбе көнне Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында “Сәламәтлек өчен уеннар. Тормыш өчен уеннар” проектын уңышлы тормышка ашыруга үзләреннән саллы өлеш керткән кешеләрне бүләкләү тантанасы узды. Рәхмәт һәм котлау сүзләрен ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов җиткерде. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары — аппарат җитәкчесе Лариса Сулима, волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Александр Карпов һәм волонтерлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Анна Фельдманга рәхмәт хатлары тапшырылды, аларның бу проекттагы эш нәтиҗәләре югары бәяләнде.

Big_img_9963

Универсиада көннәрендә спортчылар һәм волонтерлар өчен уку-укыту семпинарлары, очрашулар һәм матбугат конференцияләре әзерләнде һәм уздырылды. Аларда югары квалификацияле белгечләр ВИЧ/СПИДны кисәтү буенча белемнәре белән уртаклаштылар, саклану чаралары турында сөйләделәр, дөньяның төрле илләреннән һәм Россиянең төрле почмакларыннан Казанга җыелган яшьләргә сәламәт, куркынычларсыз яшәү рәвеше идеясен һәм дә ВИЧлы кешеләргә карата сабыр-түзем мөнәсәбәттә булу турында фикерне җиткерделәр. Моннан тыш Уеннарда катнашучылар белән бу программаның Илчеләре — атаклы спортчылар Ирек Зиннуров һәм Василий Мосин, шулай ук “Кызыл тасмачык” халыкара командасының яшь музыкантлары да аралашты.

Big_img_9959

Егерме мең кешелек «Казан 2013» волонтерлары командасы — программа йөз тоткан иң төп аудиторияләренең берсе —инфекцияләрдән саклану өлкәсендә проект ярдәмендә өстәмә белемнәр туплады, бу исә яшьләр аңында һәм аларның үз сәламәтлекләренә карата мөнәсәбәтендә уңай якка үзгәрешкә өстәмә этәргеч булып тора.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты