2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан волонтер-медикларга рәхмәт белдерә

Казан Дәүләт медицина университетының Галимнәр советы утырышында Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм уздыруга искиткеч зур өлеш керткән волонтер-медиклар остазларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Утырыш кысаларында рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Уеннарда үз теләге белән катнашучы 25 куратор бүләкләнде. Рәхмәт сүзләрен аларга "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" генераль директоры урынбасары - Аппарат җитәкчесе Лариса Сулима җиткерде.

Big_dsc_0593

"Әлеге кешеләрнең Универсиада өчен башкарган эшләре бәһасез. Алар алларына куелган бурычны менә дигән итеп башкарып чыга алган чын профессионаллар әзерләде. 29 июньнән алып 15 июльгә кадәрге вакыт эчендә медицина ярдәме сорап 7847 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 4893 е - Уеннарның спорт объектларында, 2114 е - Универсиада авылының Медицина үзәгендә", - дип хәбәр итте kazan2013.ru порталына Лариса Сулима.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Универсиада вакытында медицина ярдәме сорап 2535 чит ил гражданины: 1657 чит ил спортчысы, һәм  5313 Россия гражданины, шул исәптән 137 спортчы мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәтүдә волонтерлар да бик зур өлеш кертте. Уеннарга 5 илдән - Россия, Әфганистан, Һиндстан, Ямайка, Үзбәкстаннан медицина профиле вәкилләре җәлеп ителде. Россиянең 23 төбәгеннән егетләр һәм кызлар килде. Алар арасында студентлар да, урта яшьтәге волонтерлар да бар иде. Эш Уеннарның 53 объектында, ягъни 47 - спорт һәм 6 спорткка карамаган мәйданчыкта барды. Алар: Универсиада авылының Медицина үзәге, РКХ, 7 нче шәһәр хастаханәсе, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе, "Казан Арена" стадионы, Сабантуй узган Каенлык мәйданы. 

Big_dsc_0551

Волонтерлар шулай ук Универсиаданың допингка каршы программасын тормышка ашыруда да әйтеп бетергесез зур өлеш керттеләр. Уеннарның 37 объектында шаперон булып 117 КДМУ студенты хезмәт куйды. Алар арасында Россия, Һиндстан, Палестина, Нигерия, Малайзия, Әзербайҗан, Әрмәнстан вәкилләре дә бар иде. Допинг-тикшерү процедурасын 900 дән артык атлет узды. Инспекторлар көненә иң күбе 131 проба алды. 

Big_dsc_0583

Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиада волонтерлык программасы яшьләр сәясәте һәм спорты өлкәсендә инновацион проект булды. Россия тарихында беренче мәртәбә 19970 кешедән торган интернациональ волонтерлар командасы тупланды. Нәкъ менә шуның чаклы яшь егет һәм кыз Казандагы Уеннар вакытында хезмәт күрсәтте. Алар Россия Федерациясенең 81 субъектыннан һәм дөньяның 38 иленнән җыелган иде. Волонтерлар командасын туплау 2 ел дәвамында илнең 37 региональ үзәкләре базасында башкарылды. Волонтерлар белән идарә итү системасы һәрьяклап үзен аклады. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты