2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада музее сине көтә!

Казандагы Универсиада музеен хәзер теләге булган һәркем килеп карый ала.

Big_dsc_0456

Дөньядагы бердәнбер Универсиада музее үзенең беренче кунакларын әле XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары вакытында ук кабул иткән иде. Музейда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен, РФ спорт һәм туризм министры Виталий Мутко, Татарстан Республикассы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар кунак булырга өлгерде инде. Бүген музей теләге булган бөтен кешене дә кабул итә. 

Big_dsc_0479

800 экспонаттан торган уникаль музей экспозициясенә 122 нче гимназия, 33 нче мәктәп укучылары бәя бирде. Балалар Бөтендөнья студентлар Уеннарында Татарстан спортчылары тарафыннан яуланган медальләр һәм башка бүләкләр турында кызыксынып тыңладылар. Музей экскурсоводы мәктәп укучыларына Татарстан башкаласында узган данлыклы вакыйга турында җентекләп сөйләде. Экскурсия ахырында мәктәп укучылары кызыклы викторинада катнаштылар, аларга ахырдан истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Big_dsc_0488

"Универсиада факелы белән фотога төшү, бигрәк тә кулга тотып карау мөмкинлеге туу мине бик нык дулкынландырды, мин үземне Ут сакчысы итеп хис иттем. Музейда безгә ФИСУ турында бик кызыклы фильм күрсәттеләр!" - дип эчке кичерешләрен уртаклаштылар укучылар. Аларның җитәкчеләре экскурсиянең бик эчтәлекле булуын, кайбер моментларның патриотик хисләр тәрбияләүгә этәргеч бирүен билгеләп үттеләр. 

Музейда булырга теләүчеләргә Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгенә килергә кирәк. Музейның эш вакыты - 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (дүшәмбедән җомгага кадәр). 

Төркемле экскурсиягә алдан язылу өчен тел: 8 (937)520-13-04. Музейга керү - бушлай.  

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты